Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Владимир Шефер: " Кеше күңелендә шатлык хисләре тудыра алганбыз икән, димәк тырышлыгыбыз юкка булмаган"

ТАССРның 100 еллыгы Балык Бистәсендә яшәүче  Владимир Шефер һәм Әнисә Гайфуллина булган фантазияләрен эшкә җигеп, капка төбен милли рухта бизәгәннәр.

  Владимир  һәм Әнисә лаеклы ялга чыккач, Хабаровск өлкәсеннән  Балык Бистәсенә яшәргә күченеп кайтканнар.

–  Озак еллар  шәһәрдә яшәп, аның шау-шуыннан арылган иде инде. Шуңа күрә күптәнге хыялыбызны тормышка ашыру нияте белән без матур табигате белән дан тоткан Балык Бистәсенә кайтып урнашырга уйладык, - дип сүзен башлады  Владимир  Шефер.

–Кайтканыгызга үкенмисезме?

– Юк, пенсионер халкын өйдә утыру ялыктыра ич. Ә безгә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк.Чөнки хәрәкәттә бәрәкәт, ди халык. Фантазияне эшкә җигеп йорт тирәсен төрле гүзәллеккә төреп, шул эшләгән эшенең нәтиҗәсен күргәч күңел шатлана. Әлеге хозурлыкка күрше-тирә, узып баручылар да соклана. Бу матурлыкны тудырган өчен рәхмәт сүзләре әйтүчеләр дә бар. Әгәр без кеше күңелендә шатлык хисләре тудыра алганбыз икән, димәк тырышлыгыбыз юкка булмаган, – ди Әнисә.

 Гөлчәчәк Газизова.

фото Алина Губаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса