Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Вәкил Хаҗиев: "Арабызда менә шундый тырыш, хезмәт сөючән гаиләләр булганда авылыбыз яши әле"

Рус Әшнәге авыл җирлеге  башлыгы Вәкил Хаҗиев, безнең кай тарафлардан килүебезне әйтеп таныштыргач, авыл уңганы Александр Боронин  “Путевка” якын сердәшчем минем, дип ачылып китеп безне якын туганын очраткандай җылы каршы алды...

Авыл җирләрендә яшәүчеләрнең күбесе бүген район газетасын үз итеп, якын күреп шулай атап йөртәләр. Әлеге танышым да газетабызны иң элек әти- әниләре, ә бүгенгесе көнне үзләре бик күптәннән өенә алдырып укуларын әйтте. Бүгенге заманда барысы да телефонда бар дисәк тә,  газетаны кулга алап укуы икенче шул инде ул,- дип әңгәмәдәшем  50 елдан артык районыбызда нәшер ителә торган “Авыл офыклары”н өенә алдырып, яратып укуы хакында үз фикерләре белән уртаклашты.
Газета аша ул район хәлләре, халкыбызның яшәеше, ни белән шөгелләнүләре турында барлык кирәкле һәм кызыклы мәгьлүматлар алуына сөенечен белдерде.  Бүгенгесе көнне, районыбызда яшәүче оста куллы механизаторлар, кыю йөрәкле авыл эшмәкәрләре һәм, әлбәттә инде, бар гомерләрен авыл хуҗалыгы тармаклары үсешенә багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызның үткәнен чагылдырган  язмалар аеруча күңеленә якын аның. Үзе дә бар гомерен диярлек авыл җирендә үткәргән. Ишле гаиләдә туып үскән Александр Анатольевич кечкенәдән техника белән кызыксынган. Әтисе Анатолий Николаевич гомере буена терлекчелектә, әнисе Антонина Ивановна авыр сугыш елларында авылга күченгән балалар йортында тәрбияче булып хезмәт куйганнар. Аларның балаларына да менә дигән тормыш тәрбиясе бирә белүләре сөендерә. Малай күп вакытын өлкән механизаторлар арасында үткәргәнлектән 5 нче сыйныфтан ук колхоз эшендә катнаша башлый. Яңа гына техник училищены тәмамлап кайткан яшь механизатор Николай Муравьев янында берничә ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аның кече яшьтән үк авыл хуҗалыгы техникалары белән нык кызыксынуын күреп укытучылары һәм өлкән тракторчылар да аңа  училищега керергә киңәш итәләр. Әлеге уку йорты егет өчен академиядән дә  дәрәҗәлерәк булып тоела. Чөнки биредә ул өч ел эчендә бик күп кирәкле авыл хуҗалыгы һөнәрләре серләренә өйрәнә. Берсеннән берсе катлаулырак тракторлар, агрегатларның эшләү тәртибен, аннан файдалану үзенчәлекләрен өйрәнә. Техника белән кирәгеннән артык кызыксынуларым нәтиҗәсендә, үзем  дә укытучыларны тәмам туйдырып бетердем,- дип хәтерен яңартып алды ул. Ә бәлки  нәкь менә шуның аркасында аны бүген дипломсыз инженер дип атарга мөмкин. Әле моннан тыш ул рәсми төстә теркәлмәсә дә бик күп уйлап табулар авторы да. Әмма шунысы кызганыч, колхозларыбызның гына гомерләре кыскарак булды. Югыйсә алар гөрләп эшләп торсалар халкы өчен бик күп җайланмаларны гамәлгә кертеп авылдашларының авыр кул көче белән башкарыла торган хезмәтләрен бермә-бер җиңеләйтүгә ирешә алыр  иде. Хәер, бүген дә әле авылдашлары аңа үз үтенечләре белән еш мөрәҗәгать итәләр. Күпләр, бүген авылда гына түгел районда да ул белмәгән һәм булдыра алмаган эш юк диләр. Чыннан да кулы эш җаен белә. Күзем читтә торган калын стеналы тимердән эшләнгән мунча миченә  төшкәч, аны бер дуска ясаган идем, әле хаман килеп алырга вакыт табалмый,- дип тыйнак кына аңлатма бирде. Илебездә үз вакытында бик күп авыл кешеләренең күңелен яуларга өлгергән  “Муравей” өч тәгәрмәчле мотоцикллары сатуга чыгудан туктагач  Александр Боронин аны үзенчә үзгәртеп төрле егәрлектәге икесен үз кирәгенә ясап куя. Хәтта аңа арба тагып икешәр рулон печән салып ташырга да өлгерә. Аның бу техникалары әле дә төзек хәлдә. Хуҗалыгында бик күп тимер-томыр өемнәре арасында йөргәндә тагын бер сәер хәлдәге тракторны күреп гаҗәпкә калдым. Өлкән буын механизаторларыбыз элеккеге   Т-16 дип йөртелгән бәләкәй генә, алдында әрҗәсе булган бу тракторны  яхшы хәтерлиләрдер. Тик менә аны, ындыр табагында һәм җәйләүләргә вак-төяк йомышларга йөрүдән башка эштә файдаланырга ярамаганлыктан алар хуҗалыкларда киң популярлык казана алмадылар. Александр Боронин исә бу тракторны метал ватыклары арасыннан табып алып кайтып  хуҗалыгында ике дистәгә якын операцияләрне башкара алырлык хәлгә җиткергән. Бу тракторы ярдәмендә ул бүген хуҗалыгындагы барлык эшне башкара дисәк һичкенә дә арттыру булмас. Җир эшкәртә, сукалый, тырмалый, чәчә. Хәтта бик рәхәтләнеп печән чаба, аны әйләндерергә, җыярга, өяргә, автомашинага төяргә, шулай ук техниканы юл тигезләүдә, балчык ташуда, көрәге белән кышын кар көрәүдә, эттерүдә дә киң файдалана. 
Уйланып йөри торгач ул әле аның ярдәмендә тагын бер авыр операция - утын яру җайланмасын көйләгән. Бүген  инде авылдашлары, күрше тирәләрдә яшәүчеләр күп еллар үткән саен ныклыгын югалтмаган  гаҗәеп калын имән, каен бүкәннәрен ярып бирмәссеңме икән дип аңа мөрәҗәгать итәләр.
Ул әле тагын бик күп төрле файдалы гамәлләре белән сөендерә алыр иде авылдашларын, тик менә барысына да вакыты гына җитеп бетми шул. Чөнки күп еллардан бирле ул Казан шәһәрендә күперләр төзү буенча күчмә колоннада хезмәт куйган. Ул оешма ябылгач  аны «Татэнерго» составындагы оешмага тракторчы итеп кабул иткәннәр. Биредә дә ул республикабыз районнарында йөреп электр челтәрләренә хезмәт күрсәтә, яңа электр трансформаторлары урнаштырырга булыша. Бүгенгесе көнне кыска вакытлы ялда булуыннан файдаланып йорты янәшәсендә олы гараж төзелешенә керешкән. Аны җәйге матур көннәрдән файдаланып өе белән бер түбә астына кертеп ябарга исәп итә ул. 

 

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.)

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса