Васыйл Кәлиев:«Тормыш безне үзе өйрәтте»
Кызганыч, бүген авыл-ларда бар гомерен колхозда җир эшкәртеп, иген игеп киеренке хезмәттә үткәргән ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя.
Балык Бистәсе район хакимиятендә Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинны очраткач сүзебез авыл кешеләре, хөрмәтле ветераннар турында ялганып китте. Ул безгә шушы көннәрдә генә барлык балалары, туганнары белән үзенең күркәм юбилеен билгеләп үткән, авылның мактаулы хезмәт ветераннары Васыйл абый белән Сәвия апа Кәлиевләр хакында язма урнаштыруымны сорагач вакытны сузмыйча шул якка юл тотарга булдык.
Васыйл абый белән күптәнге танышлар булып чыктык. Колхозларның гөрләп торган чорларында без аның белән басуларда күп мәртәбәләр очрашканбыз икән. Шуңа да әңгәмәбез тиз ялганып китте. Хезмәт юлында күп төрле катлаулы техникалар белән оста идарә итүеннән чыгып, аннан элек берәр төрле авыл хуҗалыгы махсус уку йортын тәмамламагансыздыр дип сорамый булдыра алмадым. Әңгәмәдәшем җанланып киткәндәй тоелды миңа.
-Энем без бит сугыш чоры балалары. Барысына да безне тормыш үзе өйрәтте. Әтием Хәмәтхан Бөек Ватан сугышына китеп 6 ай үткәч мин дөньяга килгәнмен. Минем аны бервакытта да күргәнем булмады. Ул илебез азатлыгы өчен мәңгегә чит җирләрдә ятып калды. Шуңа гомерем буена “әти” дип әйтергә тилмереп үстем. Үземне белә башлаганнан бирле әнигә булышып, авыр эшләрне башкарырга туры килде. ргәндә киез итегем тишелсә үзем тиз генә өйгә кереп астына ямаулык салып кидем. Пычкы, пычак кайрарга да кеше каршысына бармадым, балтага да сап ясап утыннар ярдым. Үсә төшкәч әни белән янәшә абзардагы маллар өчен печән чабып, аны киптереп арбага төяп кайтарган вакытларда әтиле, абыйлы малайларга кызыгып карауларым бүгенгедәй күз алдымда тора,-дип бермәлгә тынып калды әңгәмәдәшем.
Кечкенәдән эштән курыкмыйча, булдырам мин моны,- дип тәвәкәлләп җиң сызганып алынырга, бик күп эш тәртибенә үз көче, омтылышы белән мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп үсәргә туры килә аңа. Мәктәпнең 5-6 сыйныфларда укыганда ул инде чын ирләр төсле бар эшне үзе үтәргә гадәтләнеп китә. Сугыштан соңгы авыр елларда ул чор балалары 7 нче сыйныфтан соң инде мөстәкыйль тормыш юлына аяк басканнар, күп авыр эшне өлкәннәр белән бер тигез дәрәҗәдә башкарганнар. Васыйл абыйга да әнә шулай хезмәт юлын бик кечкенәдән башлап җибәрергә туры килә. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганда ул инде авылның абруйлы, өлкән тракторчысы Габдулла абыйсы Сираҗиев янәшәсендә җир эшкәртеп, чәчү чәчә башлый. Тракторчы абыйсы тамак ялгап бераз ял итәргә туктагач, ул сөенеп трактор белән җир сөрергә керешә. Зәңгәр Күл авылы юнәлешендәге кырны бер-ике кат әйләнгәч басу башында җиңел машина белән үтеп баручы район җитәкчесе аны туктата. Кем булуын сорый, өлкән тракторчы хакында кызыксына, аннан соң ул малайга укырга кирәклеген әйтеп китеп тә бара. Икенче көнне аны колхоз рәисе Нурмый абыйсы чакыртып егетне автомобильчеләр курсына укырга җибәрергә уйлавын белдерә. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу һөнәрне үзләштерә алмый кала ул. Тракторчылар хәзерләү курсын да аңа авылда оешкан филиалда укып хәрби хезмәткә китәр алдыннан гына тәмамларга туры килә. Әнисенең бердән-бер ярдәмчесе буларак инде үзен хәрби хезмәткә алмаслар, дип йөргәндә соңарып кына чакыралар аны ил сагына. Хәрби хезмәтне Украинада үтеп туган авылына кайта егет. Бу инде 1965 еллар була. Шул чорларда күршеләренә кунакка еш килеп йөрүче Югары Тегермәнлек авылы кызы Сәвиягә күзе төшә аның. Берничә ай үзара дуслашып йөргәннән соң алар ике якның да ризалыгын алып гаилә корып җибәрәләр. Байтак кына еллар дәвамында Васыйл хуҗалыкта ДТ -54 тракторын иярли. Үзенә йөкләнгән һәр эшне сыйфатлы итеп башкарырга омтыла. Шушы тырышлыкларын югары бәяләп аны район күләмендә язгы кыр эшләре йомгаклары буенча җиңеп чыкканы өчен районга чакыртып тантаналы төстә “Восход” мотоциклы белән бүләклиләр. Ә ул колхозның баш белгеченә нык ошый. Шуңа аңа әлеге бүләкне колхозга биреп, аның урынына күп еллардан бирле белгечләр эшләтә алмаганлыктан складта тузан җыеп яткан “Урал” мотоциклын тәкьдим итәләр. Аңа кирәкле запас частьләрне Мәскәүдән алып кайтып, төзәтә һәм бу техника гаиләсенә озак еллар дәвамында хезмәт итә. Ул елларда әле мондый техника авылда гына түгел, районда да санаулы гына була. Колхозда ул елларда тагын бер вакыйга булып ала. Васыйл абый күңелен биреп хуҗалыкка кайткан көпчәкле яңа «МТЗ-80» тракторын кабул итеп алып кыр эшләрендә мактала. Колхозда терлек азыгы хәстәрләү эшләре башланып китә. Тик күпме генә тир түксәләр дә авылның иң тәҗрибәле дип саналган механизаторлары да өч ел дәвамында эшләтә алмаган Е- 281 комбайнын инде нишләтергә дип аптырап йөргән җитәкчеләр, Васыйл абый Кәлиевнең техникага «җан өрү» сәләтен күреп аңа тәкьдим итәләр. «Бер генә ел эшләтерсең дә, икенче елга кабат тракторыңа утырырсың»,- диләр. Тик бу комбайнда аңа дүрт ел дәвамында сенаж салу өчен яшел масса туратып озатырга туры килә. Әнә шулай иң кыен минутларда барысын да ташлап ярдәмгә килгәне өчен колхоз җитәкчеләре дә үз итәләр, яраталар үзен. Шуннан соң техниканы яхшы белүен һәм аны карап, сакчыл эшләтүен күреп һәр яңа кайткан тракторны иң элек аңа бирергә гадәтләнәләр. Хәер, колхозда гына түгел районда да бик күпләр беләләр һәм хөрмәтлиләр аны. Нәкъ менә шул елларда илебез хөкүмәте карары белән Васыйл абый Кәлиев “Почет билгесе” орденына ия була. Бу олы бүләкне дә аны район үзәгенә чакырып тантаналы төстә тапшыралар. Авылдашлары да аны олы ышаныч күрсәтеп биш чакырылыш рәттән авыл советы депутаты итеп сайлап олы ышаныч күрсәтәләр. Ә монда исә тормыш иптәше Сәвия апаның да хезмәт өлешләре күләмле булуын онытырга ярамый. Чөнки, гаиләңдә тынычлык, иминлек булмаса бар күңелеңне биреп, нәтиҗәле тырыш хезмәт куеп булмый. Ә менә бу яктан Сәвия апаның үзенә дә орден бирерлек. Берсеннән-берсе бәләкәй өч малаена ул менә дигән яхшы хезмәт тәрбиясе бирә алган, укыткан, киләчәк тормышларына дөрес юнәлеш тә күрсәтә белгән. Әле моннан тыш та колхозда бәрәңге, чөгендер араларын утау, урак вакытында ындыр табагында ашлык чистарту, кырда салам өю кебек авыр эшләрдән калмыйча тырыш хезмәт куйган кеше ул. Бер сүз белән әйткәндә, бу гаиләнең булсын дип тырышып эшләп йөрүләре бердә бушка үтмәгән. Бүгенгесе көнне авылдашлары каршысында да йөзләре якты, күңелләре тыныч аларның. Гомере буена хезмәттә дә гаиләдә дә алар авылда күпләргә үрнәк, өлге булдылар. Инде үзенең 80 яшьлек олы юбилейын билгеләп үтсә дә теге яки бу эштә төпле киңәшләрен сорап авылдашлары еш киләләр хезмәт ветераны янына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа