Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үз дигәненә хәләл көче белән ирешә торган Данил Нәбиуллин

Кечкенәдән хезмәт чыныгуы алып үскән авыл егетләре бервакытта да тормыш авырлыклары алдында югалып калмыйлар.

Әле менә үзвакытында бөтен илебез буенча гөрләтеп эшләп торган колхозлар таралып, аның урынына яңа производство үзәкләрен оештыру урынына, булган бина, корылмаларны сүтеп, җимерә башлагач, кайберәүләр тәмам югалып калдылар, инде ничек яшәрбез диеп кайгыга төштеләр.  
Ә менә эш сөючән, үз дигәненә хәләл көче белән ирешергә теләге булганнар, тәвәкәлләп үз эшчәнлеген башлап нык оттылар. Мәктәп елларыннан әти-әнисенә булышып, хуҗалык эшләрендә актив катнашып үскәннәргә бәхет елмайды. Юк, берүк андый егетләрне баеп калдылар, дип уйлый күрмәгез. Аларга бары тик уйлаган эшләрен башлап җибәрүе җиңелләште, тырыш хезмәтләре белән үз максатларына тизрәк ирешә алдылар, диюем. Моңа мисалларны ерактан эзләргә  кирәкми. 
Күгәрчен авылы егете Данил Нәбиуллин әнә шундыйларның берсе. Үз яшьтәшләре кебек, ул да мәктәп елларыннан ук өлкән механизаторлар арасында чуалырга яраткан. Элек  район “Сельхозхимия” берләшмәсенең авылларда үз бригадалары гөрләп эшләп тора иде. Абыйсы Васил Т-40 тракторында хезмәт куйганга, Данил үзенең күп вакытын аның янәшәсенда үткәрергә гадәтләнеп китә. Бу мавыгулары аны мәктәптән соң Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына алып килә. Чит җирләрдә укып кайткан дипломлы белгечне туган колхозында инженер-механик итеп  билгелиләр. Тик менә алда әйткәнебезчә, барысы да көйле генә барганда, колхозларның тарала башлавы егетне бер кадәр борчуга сала. Гаиләдәгеләр белән киңәшләшкәч ул үзенең һәм туганнарының пай җирләрен алып, тәвәкәлләп эшкә керешергә ниятли. Әмма, монда аны көтелмәгән сынаулар, зур кыенлыклар каршылый. Башка берәү булса миңа нәрсәгә инде ул,  дип кул гына селтәр иде. Әмма Данил андыйлардан түгел шул. Янәшәдәге элеккеге Тархановка авылы буенда аның өлешенә тигән җир участогына күптәннән кеше кулы тимәгәнлектән аны куе агачлар басып киткән була. Данил абыйлары һәм дуслары белән бергәләшеп 30 гектарга якын мәйданны биләгән бу участогыннан күәтле тракторлар ярдәмендә 500 төптән артык калын-калын агач тамырларын йолкып  чистартып чыгаралар. Аннан соң бер өлешенә күпьеллык үлән белән бөртекле культуралар игеп үстереп мул уңыш алуга ирешә. Азык, икмәк булгач, хуҗалыгында күп итеп терлекләр, савым сыерлары асрый башлый. Шулай итеп  авылларында ул беренче булып үзенең фермерлык хуҗалыгын оештыручы буларак тарихка кереп кала. Әле буш вакытларында кайбер иптәшләре төсле урманнан агач ташып такта яру, бура бурау кебек игелекле гамәлләр белән дә мавыгып китә. Эшләре әнә шулай тулы күәтенә уңышлы гына барган бер мәлдә, редакция заданиесе белән аның хакында күләмле язма әзерләү нияте белән килгәч, ул терлекчесе хакында язарга тәкьдим иткән иде. Кыскасы, әнә шундый тыйнак һәм тик торуны белми торган эш сөючән егет инде ул. Бүген дә хуҗалыгын көйле алып бара. Аның тырышып, күңел биреп куйган нәтиҗәле хезмәтләрен күреп  2011 елда районыбыз җитәкчелеге аңа гаилә фермасы оештырырга тәкьдим ясый. Барысын да ныклап уйлагач ул моны кабул итә һәм нәтиҗәдә районыбызда ул вакытта  5  ферма оешып эшли башлый. Аларның барысы да үз эшләрен уңышлы дәвам итәләр. Әлбәттә инде Данил да күпләр яңалыкка омтылып үз гамәлен камилләштерү чарасын күрә. Фермасында ул савым сыерларының нәселен яхшыртуны башлап җибәрә. Бүген бу юнәлештә эше уңышлы  дәвам итә. Узган атна ахырында яңа килгән район җитәкчесе Радик Ислямов та аның хуҗалыгы белән танышып чыккач, күргәннәреннән канәгать калуын әйтеп, башлаган эшләрендә аңа  уңышлар һәм үсешләр теләп юлын дәвам иттерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса