Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Үрнәклеләр очрашуда

Күңел түрендәге иң кадерле истәлекләр туган җир белән бәйле. Сагыну, юксыну аша аларны хәтер саклый.

Туган җир, туган нигез... Җиде ят җирләргә киткән адәм баласы гомер буе күңелендә йөртә аны. Күпме генә нигъмәт-ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яшәсә дә, беркөн килеп еракларда калган туган авылы, челтерәп аккан чишмә сулары, бозау эзләп йөргән болыннары, каз бәбкәләре көткән тугайлары, язын кукы-кузгалаклары белән сыйлаган кырлары исенә төшә. Сагыну, җирсү җанны били...


...Урман юлыннан Үрнәк авылына кайтып барышыбыз. Кояшлы саф һава тәннең бөтен күзәнәгенә үтеп иркәли. Ике  яклап тезелгән төз наратлар, сылу каеннарның баш иеп озатып калулары күңелгә табигать гамен, хозурлыгын сала. Юлдашым – Урахча авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гәрәев аз сүзле. Әмма һәрбер сүзеннән исеме үк җырдай яңгыраган Үрнәк авылының һәр карыш җиренә хөрмәте сизелеп тора.  “Авылга һәр җәйне кайтып зиратны барлыйбыз, тәртиптә тотабыз”,  – ди ул. 
«МОНДА БАР ДА ЯКЫН, КАДЕРЛЕ»
Машина руле хуҗасына буйсынып зиратка таба борылды. Берничә дистәләгән җиңел машиналар санын күреп халыкның күп кайтканлыгын чамалавы кыен түгел иде. Биредә һәркем үз эше белән мәшгуль. Берәүләр печән чапкычы белән әйләнә-тирәне үләннәрдән арындырса, икенчеләр чардуганнарны буйый, өлкән яшьтәге карт-карчыклар әрвахлар рухына дога кыла. 
–Бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы урыны – ул зират. Аны төзек, чиста тоту исәннәрнең изге бурычы. Шуңа күрә һәр август аеның беренче атнасында авылдашлар белән очрашып зиратны җыештыруны традициягә керттек.    Башка елларда 50-60 кеше булсак, быел җыелучылар 70-80 гә якын. Бөтен эшне күмәк башкарабыз, – ди әлеге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Илсур Вәлиев. 
Ташландык хәлдәге каберләр күренми биредә. Чардуганнар алыштырылган очракта, элеккегеләрен буяп, караучысыз калган каберлекләргә элмә такта куюлары да үрнәклеләрнең саваплы гамәлләрен дәлилли. Бер сүз белән әйткәндә, һәркем бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
–Моннан берничә ел элек “Кулон” агрофирмасы генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Шамилович Фәхретдинов зиратны койма белән тотып алу өчен төзелеш материаллары белән ярдәм итте, зират эчен корыган агачлардан, куаклардан чистартыр өчен Балык Бистәсеннән Рафил Гарипов манипулятор белән булышты. Әнә шундый изге эш өчен ярдәм кулын сузучыларга без аеруча рәхмәтле, – ди Илсур Вәлиев.
Әйе, кылган изгелек онытылмый. Ул шәфкатьлелек, миһербанлылыкның бер өлеше.
Зиратта эш тәмамлангач халык туган авылына – Үрнәккә юл алды.
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса