Урахча авылында “Кияү мунчасы” дип исемләнгән фольклор күренеш күрсәтелде
Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап буыннан-буынга тапшыру кирәкле гамәл.
Агымдагы елның Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүе бик урынлы булды. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заманча төсмерләр белән үткәрелә башлады. Элеккедән килгән йолаларны киләчәк буынга җиткерү максатыннан шушы көннәрдә Урахча авылында “Кияү мунчасы” дип исемләнгән фольклор күренеш күрсәтелде, гореф-гадәтләр искә төшерелде: мунча ягып, яңа себерке бәйләп яшьләрне каршы алу, агач арбага утырган кияү белән кәләшне тартып алып бару, җырлап мунчага озату, матур теләкләр әйтеп иңнәренә ак сөлгеләр салу, кияү коймагы белән сыйлау – барысы да табигый булды. Бу чарада авылдашларыбыз Марсель Ибраһимов, Рәмзия Хәбриева, Ләйсән һәм Рифат Әхмәдиевлар, Сәүдахан Минһаҗев, Гөлфия һәм Вәгыйз Хисмәтовлар, Флорит һәм Фарил Касыймовлар, мәдәният хезмәткәрләреннән Мәликә Касыймова, Әлфия Әхмәдиева, Дания Исмәгыйловалар бик теләп катнаштылар. Фольклор күренеш Илсөяр белән Габделбәр Шаһиевлар ишегалдында барды. Борынгы гореф-гадәтләрне киләсе буынга җиткерүдә катнашкан авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез, киләчәктә дә бергә булып, матур күренешләр күрсәтә алсак иде.
Мәликә Касыймова,
Урахча авылы мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа