Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Авыл офыклары» редакциясе оештырган “Әниемдә кунакта” конкурсына йомгак ясалды

Көн артыннан көн узганы сизелми дә. Гыйнвар аенда башланган “Әниемдә кунакта” конкурсына йомгак ясар вакыт та җиткән ләбаса. Һәм без конкурста катнашып, осталыкларын газета аша укучыларыбызга җиткергән районыбызның аш-су осталарын редакциягә кунакка чакырдык.

Төрле тармакта хезмәт куйсалар да уңган хуҗабикәләрне бер нәрсә – ризыкка хөрмәт, осталык, аны күңел фантазиясеннән чыгып төрләндереп әзерләү берләштерә. Кибетләрдә барысы да бар, аннан сатып алырга мөмкин, дисәләр дә, өйдә пешергән милли ризыкларның тәменә җитәме соң?! Кулларына куанырлык! Әнә Зәйтүнә апа Сафина искиткеч тәмле итеп татарның милли ашлары булган ит, дөге бәлешләре, гөбәдия пешерә. Бер тапкыр авыз итсәң кабат үзенә тартып тора ул ризыклар. “Иренмим, пешерер өчен бөтен нәрсә бар, сөенеп әзерлим”, – ди ул үзе дә. 
Ә менә Гөлнар Вәлиәхмәтова әзерләгән чәк-чәкләрне, урама, “муравейник”ларны илнең кайсы почмагына күчтәнәч итеп җибәрсәң дә йөзгә кызыллык китерә торган түгел. Авызда эрерлек татлы да, бизәлеше белән матур да алар. Шуңа күрә нинди бәйрәм чарасы уздырылса да күргәзмәгә аның ризыклары куела. Кунакларны да шул осталыгы белән сокландыра Гөлнар.
Рушания Ханиеваның тортлары исә әллә каян балкып торырлык. Ромашкалар  сибелгән җәйге аланны да, роза чәчәкләре тулы бакчаны да хәтерләтә алар. Күңел байлыгыннан туган матурлыкны әнә шулай торт бизәлешенә төшерүче оста юкка гына үзмәшгульлек эшен ачмаган икән. Моннан тыш ул пешергән туклыклы пиццалар, роллаларны да райондашлар яратып алалар.
Балык Бистәсендә талкыш кәләвә ясаучыны моңа кадәр белми идем әле. Карап торышка шактый ук катлаулы, үзенчәлекле чәй яны ризыгын Гөлназ Нәбиуллина әзерли. Куллары кулга йокмый, диләр аны танышлары. Шулайдыр, махсус формага салынган талкыш кәләвәләрне табын күрке итеп куярлык.
Конкурсыбызның максаты гүзәл ханымнарның аш-су осталыгын ачу, бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын укучыларыбызга җиткерү, татар милли ризыкларын пешерүдәге үзенчәлекләрне саклау иде һәм без моңа уңган хуҗабикәләр ярдәме белән ирештек дип уйлыйм. Ә инде танылулы оста булу өчен сәләт, күңел байлыгы, тырышлык кирәк. Шул сыйфатлар уңышка әйди, җиңүгә омтылыш бирә. 
Редакциянең  кыйммәтле бүләкләренә ия булган конкурс җиңүчеләрен без янә бер кат котлыйбыз. Табыннарыгыз һәрчак мул, тормышыгыз бай дәүләтле булсын! Сөйкемле карашыгыздан нурлар чәчеп, уңган кулларыгызга куанып яшәгез!

Бәйге җиңүчеләре – Гөлнар Вәлиәхмәтова, Зәйтүнә Сафина, Гөлназ Нәбиуллина, Рушания Ханиева

 

 

Автор 

Фәрвәз Каюмова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев