Уңган хуҗабикә Зөлфирә Төхфәтова
Һәр авылның тәмле ризыклар әзерләү буенча танылулы оста пешекчесе була.
Никах туйлары, Коръән ашлары уздыручы хуҗабикәләр аны алдан ук белешеп куя. Шундый осталар турында кызыксынгач безгә беравыздан Яңа Ырга авылыннан Зөлфирә Төхфәтованы тәкъдим иттеләр.
Гаҗәеп олы, иркен итеп төзелгән, тышкы ягыннан ук нур балкытып торган йортка кергәч бермәл югалып калдым. Зәвык белән җиһазланган, һәр бүлмәсеннән табигый матурлык бөркелгән өй һәркемне үзенә җәлеп итәрлек иде. Ишек ачылган тавышка түр яктан хуҗабикә дә чыкты.
Танышып, сөйләшеп киттек. Күптән күрмәгән кешене кинәт очратсаң «дөнья тар» диярләр иде. Зөлфирә дә Күгәрчен авылы кызы икән ләбаса. Яңа Ырганы үз итеп яши башлавына да 15 ел вакыт узган.
– Бик яраттым бу авылны. Кешеләре киң күңелле, ярдәмчелләр. Бирегә килгәнче Урахча, Олы Кульга мәктәбендә 15 ел мөгаллимәлек иттем. Хәзерге вакытта ирем Айрат белән улыбыз Саматны тәрбиялибез. Минем эш урыным аш-су бүлмәсе, бакча. Шулардан рәхәтләнеп тәм табып эшлим, – ди ул, уены-чыны белән бергә. Аннан соң сүзен дәвам итеп балачагына кайтты:
– Без гаиләдә биш кыз бала үстек. Мин өченче бала. Әти-әниемә, дәү апама бик рәхмәтлемен, алар безне кечкенәдән бөтен эшкә өйрәтеп үстерделәр. Тормыш итә башлагач гаилә өчен тырышасың. Аш-суны да төрләндерәсе килә. Белмәгәнне башкалардан сорыйсың, интернеттан карыйсың дигәндәй... Менә без кунак җыясы булсак табынны күршем Фәния апа белән бергә карыйбыз инде. Янәшәңдә шундый ышанычлы кешең булгач тагын да җайлы, – ди ул.
Фәрвәз Каюмова
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа