Унбер балага гомер биргән кадерле әти-әни алар
Яшьләре сиксәнне узып, тугызынчы дистәгә якынлашып килүче Мөхәррәм абый белән Мөсфирә апаны безнең авылда гына түгел, күрше авылларда белә булырлар.
Унбер балага гомер биргән кадерле әти-әни алар.Тормышның ачысын-төчесен татып та күңел көрлеген, яшьлек исәрлеген югалтмаганнар әле.
–Картлыкка каршы торып булмады-эзгә басып килде ул, балалар, - дип каршы алды безне Мөхәррәм абый юмор хисе белән. Үз чиратында ул хаклы, гомер көзенә көн арты көн, ел арты ел өстәлә барган саен, гомер сукмагы картлыкка таба илтә, билгеле. Тик аларның картлык үре - бәхет түрендә бүгенгесе көндә.
– Балалар бәхете белән яшибез, алар куанса куанабыз, борчулары өчен алардан да артык борчылабыз. Әти-әни, дәү әти-дәү әни булуның бөтен тәме, рәхәте дә шулдыр инде ул. Балаларыбыз барысы да тәртипле булдылар, үскән чакта да авырлык китермәделәр, алар өчен йөзебез кызармады. Үсә тордылар,төп нигездән читкә тарала бардылар, тик бер кызыбызны гына саклый алмадык, 12 яшьтә суга батып үлде, балакаем, үзеңнән алда балаңны югалту икеләтә авыр икән,-дип авыр көрсенеп куйды Мөсфирә апа.
1960 елның май аенда башлый алар тормышларын, Тын океан флотының диңгез пехотасында өч ел хезмәт итеп кайткан авылның гайрәтле егете Мөхәррәм тота да алып кайта Мөсфирәсен.
- Мин алай кызлар белән дә чуалып тормадым, Ямаш кызы Зәкиягә күзем төшкәч, аннан ризалык ала алмадым да, әйе, егерме дүрт яшьтә тоттым да өйләндем карчыгыма. Шушы авылда тудым, шушында үстем мин. Безнең чорның авырлыгын әйтәсе дә, сөйлисе дә түгел- тарих китабына язылган. Аерым бер кешенең язмышы үзе бер тарих бит ул, уйлап карасаң. Сугыш чоры баласы бит мин, әти сугышка бармаса да ( икенче группа инвалид) барлык яшьтәшләремә эләккән авырлыкларны мин дә кичердем. Сугышлар бетеп, тыныч кына яши башлаганда, 1951 елны йорт-җирсез калдык, яктылар безне, мәңге онытылмый шул 21 август төне…
Бүгенге көнебезгә мең шөкер без, Аллаһыбыз тигез булып шушы яшькә җитүне безгә насыйп иткән, дәүләтебез зур безнең - улым Ленар, киленем Ләйсән тәрбиясендә яшибез, ярый алар янда әле дип куанып утырабыз. Тик менә Мөсфирә апагызның гына аяклары авыр йөри, ансына да шөкер итәбез, таякның юан башы киленгә төшә инде, рәхмәтнең зурысы аңарга. Шулай да тик утырмый әле үзе, күрәсезме ул бәйләгән матур корамаларны, чәчәкләрне, кул эшләрен бик ярата ул.
Нәзирә Минеханова
Юлсубино авылы китапханә мөдире
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа