Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Тырыш гаилә - авыл күрке

Гаилә–җәмгыятебезнең көзгесе, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чөнки алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши.


Гаилә тормышы никадәр тотрыклы, имин, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыятебез дә нык һәм сәламәт булачак. Шунысы куанычлы, районыбызда моңа уңай мисаллар бик күп. Аларның барысы да бер дигән итеп эшлиләр, күпләрне сокландырырлык мул тормышта гомер кичерәләр. Бүгенгесе көнне авылның киләчәге менә шундый эшчән, тырыш гаиләләргә бәйле.
Әлеге язмам геройлары итеп Югары Тегермәнлек авылында яшәүче булдыклы гаиләне сайлавымның да үз хикмәтләре бар. Чөнки алар байлык артыннан куып әти-әниләре, әби-бабалары нигезен чит-ят кешеләргә сатып җибәрә торганнардан түгел. Киресенчә, аны алар бердәм көч куеп үстерәләр, ямьләндереп гомер итәләр. Рамил Гаффар улы белән Нурзия Сафиулла кызы Нәбиуллиналар нәкъ менә шундыйлардан. Шәхси хуҗалыклары шактый бай һәм көйле бара аларның. Анда бүген 20 баш терлек асрала.  Өч савым сыерлары, 12 бозаулары, 5 атлары бар. Төп нигездә алар әнә шулай әти-әниләре эшен уңышлы дәвам иттерәләр. Нәбиуллиннар нигезендә бүген тулы канлы тормыш кайный.
Белгәнебезчә, авыл кешесе бер дә тик утырырга яратмый. Буыннан-буынга күчеп килгән крестьян тормышының  күпкырлы һәм бик мәшәкатьле булуы бүген күпләргә мәгълүм. Әмма аларны кыенлыклар куркытмый.
Уллары Рәмис үз тиңе Раилә һәм ике баласы белән шәһәрдә гомер итә. Атна саен диярлек алар балалары белән әти-әниләре янына кайтып зур ярдәм күрсәтәләр.
Икенче уллары Рәмзис «Кызыл Шәрык» агрофирмасында алдынгы механизатор булып танылды. Физик хезмәт белән бергә ул спортны үз итә. Волейбол, баскетбол секцияләренә йөри, спорт ярышларында катнаша. Үзенең әйтүенә караганда, егет киләчәктә әтисе хезмәтен дәвам иттерергә уйлый. Ә бүген ул заманча технологияләр нигезендә эшләп тәҗрибәсен үстерә, катлаулы техникалар белән эш итәргә өйрәнә.
Рамил Нәбиуллиннан көндәлек эшчәнлекләре һәм киләчәккә уй-планнары хакында кызыксындым.
- Күп терлек асрау өчен печән, салам гына түгел, ашлыгы да кирәк. Аларның барысын да сатып алсаң ул  бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә азык запасын без үзебезнең өлешкә тигән пай җирендә әзерлибез. Үз тракторыбыз, ике автомашинабыз һәм барлык кирәкле агрегатларыбыз бар. Иртә яздан җир эшкәртеп бөртек чәчәбез, игеннәрне үзебез җыеп алабыз. Бездә чит кеше хезмәтеннән файдалану гадәте юк. Әти-әниләр киңәшен истә тотып кешедән әҗәткә алырга, дәүләт кредитларыннан файдаланырга яратмыйбыз.
Ел дәвамында 7-8 баш сыер, ат ите сатабыз. Авылдашлар, дус-ишләр, туган-тумачалар бик яратып алалар. Шулай ук һәр көнне хәзерләүчеләргә 50-55 килограмм сөт озатабыз. Гаиләм белән куйган тырыш хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләренә сөенеп-шатланып яшәп ятабыз, - диде ул.
Көннәре киеренке хезмәттә үтсә дә, кичен алар мул табын артында көндәлек эшләре, алда торган планнары хакында фикерләшәләр. Ял-бәйрәм көннәрен гадәттәгечә гаиләләре белән үткәрәләр. Кар көрәү, печән-салам кертүдә күршеләренә дә булышалар. Рамил һәм Нурзия Нәбиуллиналарның балалары да үзләре кебек ачык йөзле, тәмле телле һәм аралашучан булып чыктылар. Алар бар да яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләрне сокландырып бар яктан да үрнәк булып гомер итәләр. Йорт-җирләре ямьле, тормышлары җитеш аларның. Боларның барысына да бердәм төстә тырыш хезмәт куеп, аңлашып яшәү нәтиҗәсендә ирешелгән.
  
 Рамазан Кәбиров,
Татарстан Республикасы- ның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев