Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Туган авыл... Синдә гомер башым, Һәр тарафың якын бүген дә

Күки авылы табигате белән бик матур, шул ук вакытта тормыш-көнкүреш өчен җайлы урынга урнашкан. Авылдан М-7 юлына нибары 3 километр. Район үзәгенә бару юлына да асфальт түшәлгән.

Халкы тырыш, эшчән. Яшьләр китә, авыл бетә дип зар елап утырмый халык, 35 шәхси хуҗалыкта 62 савым сыеры асрала. Мал-туар тоткан гаилә табынында ите, сөте, май-каймагы өзелми. Һәр капка төбендә диярлек җиңел машина бар. Болар бар да бүгенге тормыш муллыгын күрсәтә.
Бүгенге көндә Күки авыл җирлегендә 270 хуҗалык исәпләнә, 440 кеше яши. Мәчет, китапханә, яңа модульле фельдшер-акушер пункты, мәдәният йорты, кибетләр эшли. 
Авыл саф сулы чишмәләргә дә бай.  Челтерәп аккан 12 чишмә дә төзекләндерелгән. Әнә шулай тирә-юнь гүзәллеге белән үзенә тартып тора Күки авылы!
Алар икесе дә укымышлы, зыялы нәселдән. Дини һәм дөньяви белемгә карашлары, ата-анага, өлкәннәргә булган хөрмәтләре дә буыннан-буынга күчеп килгән.
Күки авылыннан Мәүлә һәм Нәфига Исхаковларны кыскача гына әнә шулай характерлап булыр иде. “Авылыбызның хөрмәтлеләре. Мәгариф өлкәсендә дисеңме, авылыбыз үсешендәме – куйган хезмәтләре бәһаләп бетергесез”, — диде авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов.
Җиргә нык басып тәүге адымнарын ясауга  олы юлга илтердәй сукмагын сала кеше. Төпле уй-фикерләре булганнарга тормышта үз юлларын табу авыр түгел. Исхаковларда булып, аларның гомер юлларын күздән кичергән бер мәлдә, без әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер инандык.
 Озак еллар туган авылында мөгаллимәлек иткән Мәүлә Исхаковның хезмәттәге карьерасы 90 нчы елларда башлана. Акыл-фигыле, эшчәнлеге белән халык арасында ышанычка кергән, яшь, энергияле егетне 1991 елда Күки авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Тормышындагы үтә дә җаваплы, кискен борылышы була бу аның. Халык ышанычын аклау өчен җаны-тәне белән тынгысыз эшкә чума ул. Башкарган хезмәтләренә күз салсаң әлеге ышаныч тулысынча акланган дияргә нигез бар.  Авыл халкының ул елларда су, электр энергиясе өзеклегеннән, телефон юклыктан, юлларның начарлыгыннан зар-интизар түккән һәр проблемасы уңай хәл ителгән. Болары тормыш-көнкүрештә иң әһәмиятлеләре. Һәр мәсьәләдә чишелеш эзләп югары даирәләрнең ишек-бусагаларын күп таптаса да куйган максатына ирешә Мәүлә Миңнулла улы. Авыл тулысынча газлаштырыла, һәрбер йортка диярлек телефон кертелә,  «Чиста су» программасы кысаларында авылга су үткәрелә, чишмәләр, юллар төзекләндерелә. Болар бар да йокысыз төннәр хисабына башкарылган хезмәтенең уңышлы нәтиҗәсе. 

Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса