Түбән Ырга авылында гомер итүче Фәхриевлар гаиләсе терлек асрап көн күрәләр
Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Түбән Ырга авылы халкы да күрше тирә төбәкләрдә яшәүчеләр төсле абзар тутырып терлек асрап көн күрәләр.
Биредә барысы да диярлек малларны күп асрый. Авыл җирлеге җитәкчесе Ринат Баһаветдинов сүзләренә караганда андыйларның гомуми саны һәр елда диярлек бер дәрәҗәдә дәвам итә. Бүгенгесе көнне авыл кешеләрендә 231 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сыер тотучы гаиләләрнең дә күп булуы сөендерә. Хәтта, өлкән яшьтәгеләр дә алардан арынырга ашыкмый. Тормышларында терлекчелекне төп кәсеп итүче гаиләләр елдан-ел арта.
Әти-әни тәрбиясе
Авыл уңганы Фаяз Фәхриев гаиләсен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Әтисе Гаяз абзый белән Нурания апаның ишле гаиләсендә тәрбияләнеп үсә ул. Кечкенәдән абый-апалары янәшәсендә хуҗалык эшләрендә катнаша, күп кенә яшьтәшләре төсле техника белән дә кызыксына. Өлкәннәрнең зирәк акыл белән биргән төпле киңәшләре әле дә зур соклану хисләре уята. Гаилә башлыгы бар гомерен диярлек җитәкче урыннарда эшләп үткәрсә дә, балалары күңелендә ул әби-бабайлардан күчкән игенчелек һәм терлекчелек һөнәрләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияли алган. Кайберәүләр төсле, колхозда безнең эшләвебез дә җиткән, сез рәхәт тормышта яшәгез, -дип берсен дә үзләреннән читләштермәгәннәр. Чөнки, тырыш, хезмәт сөючәннәр бүген авыл җирендә дә башкалардан ким яшәмиләр. Фаяз да бала чактан ук боларның барысын да күреп, өлкәннәрнең гыйбрәтле яшәешләрен күңеленә сеңдерә. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, малай әтисенең: “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз,”- дип кабатлаган киңәшен истә тотып район үзәгендәге һөнәри уку йортына юл тота.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа