Түбән Тегермәнлек авылында 53 ел бергә яши торган пар яши
Авыл җирлекләренда әти-әниләренең данлы эшләрен уңышлы төстә дәвам иттереп яшәүче гаиләләрне еш очратырга мөмкин.
Чираттагы сәфәребездә безгә Түбән Тегермәнлек авылында әнә шундый Габитовлар гаиләсе белән танышу насыйп булды. Башкалардан аермалы буларак биредә төп нигездә дүртәр буын вәкилләренең җыелышып бер-берсенә булышулары, милли бәйрәмнәребезне олылап билгеләп үтүләре бүгенге көн күзлегеннән караганда аеруча мактауга лаек. Алар әби-бабай нигезен көйле яшәтеп, күпләрне сокландырып шәхси ярдәмче хуҗалыкларын бер дигән итеп алып баралар. Кызганычка каршы, авыл җирләрендә бүген болай олы, иркен йортта бергә яшәүчеләр сирәк күренешкә әйләнеп бара. Ә бер түбә астында өлкәннәрнең дә янәшәдә булулары әйтеп бетергесез уңайлыклар, җиңеллекләр китерә, гаиләгә ямь-бәрәкәт өсти. Бердәм булганга тормышлары да мул, җитеш һәм көйле аларның. Аннары, бер-берсенә кадер-хөрмәт күрсәтеп гомер итүләре дә үсеп килүче яшь буын өчен бәяләп бетергесез зур үрнәк. Алар кечкенәдән өлкәннәрдән, әдәпкә, тәртипкә һәм хезмәткә өйрәнәләр. Мөбәрәкҗан абзый белән Шәмсенур апаның төпчек улы урынына гаиләдә иң олылары Расих үз яннарында калып гомер кичерә. Апасы белән энесе мәктәпне тәмамлагач күңелләренә охшаган һөнәр серләрен үзләштереп, шәһәр тормышын сайлаганнар. Хәер, аларның һәркайсы үз гаиләләре белән читтә яшәсәләр дә авылларын, әти-әниләрен онытмыйлар, ял-бәйрәмнәрдә кайтып булышалар, ярдәм күрсәтәләр. Бигрәк тә Әлмәт шәһәрендә гомер итүче төпчек уллары Илдар туган авылына эзне суытмый. Әти-әниләре янына кайтып керү белән хәл-әхвәлләрен белешеп, өс киемнәрен алыштырып эшкә керешә. Шәхси хуҗалыкларындагы тракторга утырып ул үзләренең 21 гектарлы пай җирләренә юл тота. Кулы эш тәртибен белгән егет кайберәүләр кебек телефон артында, вакытны бушка үткәрүне бер дә өнәп бетерми. Трактор белән җир эшкәртә, чәчү чәчә. Алар күмәк көч белән әнә шулай бергәләшеп үз хуҗалыкларында булган 15 баш терлеккә кыш чыгарга җитәрлек күләмдә азык запасы әзерлиләр. Чөнки, абыйсы ел әйләнәсе диярлек эштән бушамый. Ул “Кызыл шәрыкъ” җәмгыятенең әйдәүче механизаторы, җәй буена кыр эшләреннән кайтып та керми, утыз елдан артык инде техника арасында эшләве дәверендә үзен уңай яктан танытырга да өлгергән. Бу яктан, егет әтисе Мөбәрәкҗан абзыйга охшаган. Ул да ерак Көнчыгышта Тын океан флотында хәрби хезмәтен төгәлләп авылына кайтуына, кайберәүләр төсле атналар буена ял итмичә, терлекчелектә хезмәт куйган. Булачак тормыш юлдашы Шәмсенур белән дә алар биредә очрашканнар, үзара ярдәмләшеп хезмәт куйганнар. Ул үткән авыр елларны хәтердә яңартты. Кече Кульга авылы янәшәсендәге фермага җәяүләп ел әйләнәсе эшкә йөрүне әле дә оныта алмыйлар. Иң аянычы, кышкы салкыннарда күз ачкысыз буранлы көннәре нык үзәкләренә үткән аларның. Шәмсенур апага әле әнә шундый буранлы көннәрдә ярты көн адашып йөрергә дә туры килгән.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа