Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Трой-Урайда «Авыл көне»

15 июньдә Трой-Урайда «Авыл көне»н билгеләп үттеләр.

Бәйрәм зур колачлы итеп оештырылган иде. Аны Рамил Имамов алып барды. Авыл кешеләре төрле конкурсларда, ярышларда зур теләк белән катнаштылар. Казаннан чакырылган  артистлар, “Рапсодия” бию коллективы, район үзәгенең сәхнә осталары, Олы Кульга, Рус Әшнәге үзешчәннәре бәйрәмгә ямь өстәделәр.

- «Авыл көне»н оештыруда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Давыдович Менделевичның ярдәме зур булды. Шулай ук иганәчеләребез: крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Рүзәл Габитов, Фердинант Ногманов,эшмәкәрләр Фәрит Гайнуллин, Игорь Баров, Рафис Гарипов, Владислав Хараков, Дмитрий Елизаров, Александр Фугин, Наталья Зубова, Минегазиз Пулатов, Габделхак Касыймов үзләренең өлешләрен керттеләр. Мәктәп директоры  Рәшит Мөхәммәтҗанов, Илшат Миннебаев, Илшат Зәйнуллин, Александр Корчагин, Әнисә Гыйлемханова, Рафыйк Мөхәммәтшин, Ринат Мөхәммәтҗанов та бәйрәмне оештыру өчен көчләрен кызганмадылар. Менә шундый уртак тырышлык нәтиҗәсе буларак бәйрәмебез югары дәрәҗәдә узды,- диде Трой-Урай авыл җирлеге башлыгы Рафаил Сафин.

 Бәйрәм тройурайлыларда, кунакларда бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды. Алар  рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Т. Габдрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса