Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Тормыштан тәм табып яшиләр

Соңгы вакытларда авыл җирләрендә шәхси хуҗалыкларын бер дигән итеп оештырып, көйле алып баручылар саны артканнан артып тора.

Автор Идрис Аметов

Илгизәр белән Миннегөл Хөсәеновлар. /автор фотосы, «авыл офыклары»/

Шушы көннәрдә көндәлек мәшәкатьләр белән Бәтке авылына барып чыккач, сүз авылның бүгенге яшәеше, хезмәт сөючән халкы турында  җанланып китте. Биредә эшләүче хезмәткәрләр безгә,  авылыбыз кешеләрен  район газетасында  сирәк чыгарасыз, уңган гаиләләр  безнең авыл җирлегендә дә күп, дип Илгизәр Хөсәеновлар белән очрашырга киңәш иттеләр. Чыннан да, авылда Хөсәеновларны һәркем үз итә икән, аларның йортын эзләп табарга тиз булыштылар.  
Илгизәр ике дистә елдан артык инде Бәтке белән Яншык авылы кешеләрен  газ ягулыгы белән тәэмин итү буенча җаваплы хезмәтне башкара. Үзе ул күрше Кече Укмас авылында туып үскән. Унбер яше тулганда көтмәгәндә әтисе вафат булгач, гаиләдә бердәнбер ир бала буларак әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә. Әнисе көн озын эштә булганлыктан малларны карау, ашату, ятакларын чистарту мәшәкатьләрен  ул үз кулына ала. Шуңа үзенең җәйге ялларын кайбер иптәшләре кебек урамда уйнап үткәрми, кечкенәдән комбайнчы ярдәмчесе буларак урып-җыю эшләрендә катнаша.  Мәктәптә укуын тәмамлагач, кечкенәдән техника арасында чуалып, эшләп чыныгу алган малай турыдан-туры район үзәгендәге һөнәри техник белем бирү училищесына юл тота. Тик алган белемен туган авылында түгел, хәрби хезмәттә файдаланырга туры килә егеткә. Ул үзенең гражданлык бурычын Балтыйк буе республикаларының берсендә чик буе гаскәрләрендә үтәп кайта. Аны үзе белем алган Бәтке мәктәбенә инструктор хезмәтенә эшкә чакыралар. Ул үзенең булачак тормыш иптәшен дә биредә очрата.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев