Тормыш юлы җиңел булмаган
Шушы хатларның берничәсе белән сезне дә таныштырасым килә. Хатлар нөсхәдә, үзгәртелмичә бирелде. Бөек Җиңү бәйрәменең 80 еллыгы турында сүз чыкканда әтием хатирәләре күңелдә яңара.
Ул гомере буена 9 май бәйрәмен өстен куеп, алдан ук аңа ныклап хәстәрләнә иде. Бу көнне парад киемендә митингка чыгып кергәннән соң телевизор экраныннан көнозын диярлек башкалабыз үзәгендәге вакыйгаларны күзәтергә яратты. Әтием Хатыйп Дәүләтша улы 1925 елның 22 февралендә туган. Кызыл Армия сафларына аны 1943 елның 24 нче гыйнварында чакыралар. Канаш шәһәрендә кыска вакытлы әзерлек узганнан соң танкка каршы атучылар курсында укып сержант дәрәҗәсендә Калинин фронтына озатыла. Великие Луки шәһәрен азат иткәннән соң, 1943 елның ноябрендә Белоруссия фронты гаскәрләре белән берлектә Витебский оборонасын өзгәндә яралана. Госпитальдән аны кабат фронтка озаталар. Бу юлы ул миномет рассчеты командиры буларак Литва-Латвияне азат итүдә катнаша. Аннан соң Польша җирендә барган бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ә аның өч дәрәҗәсенә дә ия булучылар Герой исеменә тиңләшә иде. 1945 елның гыйнварында әти кабат яраланып контузия ала. Польшаның Седельце хәрби госпиталендә Бөек Җиңү көнен каршылый. Шулай итеп ут эчендә-фронтта аңа тулаем 2 ел, 2 ай һәм 10 көн булырга туры килә. Снаряд кыйпылчыгы гомере буена аның иренендә йөрде. Хәрби хирурглар яшь егетнең битендә ямьсез җәрәхәт эзе калуыннан куркып операция ясамаска булганнар. Сугыштан соң да әле ул сигез ел тоткарланып 1953 елның октябрендә кадәр старшина дәрәҗәсендә Германия җирендә яшәүчеләр иминлеге сагында тора. 1954 елда хөкүмәтебез аны “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкли.
Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа