Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Тормыш юллары легендага тиң

Олы Кульга авылы үзәгендә җирле халык белән очрашу барышында алар бер авыздан диярлек бездән Нестеровлар гаиләсен районыбыз халкына танытуыбызны сорадылар.

 Бу җаваплы үтенечне башкарып чыгу бер карашка бик ансат төсле тоелса да, кереш сүземнең беренче җөмләсен башлый алмыйча озак утырырга туры килде. Чөнки, бүгенгесе көнне гади авыл тормышында бар гомерләрен мактаулы хезмәттә үткәргән өлкәннәребез язмышы башкалардан әллә ни аерылып та тормыйлар кебек. Әмма, аларның хезмәт юллары авылның данлы үткәне, үз башларыннан кичергән кыенлыклар белән тыгыз үрелеп барып, бу төбәкнең  данлы тарихи сәхифәләрен  тулыландыра. 
Авылдашлары тәкъдим иткән Нестеровлар да 56 ел бергә яшәп, бар гомерләрен колхоз производствосында үткәргәннәр. 
Алар Кече Кульга авылында туып үскәннәр. Кечкенәдән әти-әниләре янында чуалып бер дигән хезмәт тәрбиясенә ия булганнар. Икесе дә хезмәт юлларын фермада бозаулар караудан башлаганнар. Бер карашка, хезмәтләре җиңел төсле тоелса да җаваплылыгы зур була аның. Бозаулары  матур, көр булып үсәләр, үлем-китемгә юл куелмый. Әнә шулай кыска гына вакыт эчендә үзләрен уңай яктан күрсәтергә өлгергән яшьләрне алда зуррак сынаулар көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса