Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Тәб.Чаллы авылы егете Илнар Кәримуллин могҗизалар тудыра

Кемдер оста итеп рәсем ясый, шигырьләр иҗат итә. Берәүләр кулдан аеруча осталык белән трактор, машина җыя.

 Ә менә Тәб.Чаллы авылында яшәүче Илнар Кәримуллин кебек барлык төр танклар тарихын, төзелешен биш бармагыдай белгән кеше юктыр. Ул алар турында мәгълумат туплап кына калмый, макетларнын да ясый. Ишегалдында кардан чын танк зурлыгында сын әвәләгән, ә өйдә кечерәк размерда каты кәгазьдән 9 төрен ясаган һәм детальләрдән 2 төрен җыйган. Андый кеше турында техника җене кагылган, ди халык. Чыннан да, ул тудырган иҗатны күреп шаклар катасың.

Безгә ул аларның җыю серләрен, эш барышында килеп чыккан авырлыкларны, кыскасы иҗатының барлык нечкәлекләрен ачып салды. Бу турыда тулырак язмабызны газетабызның алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X