Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Шомбыт авылында яшәүче Зәкия Ильязова 90 яшьлек юбилеен каршы алды

Тормышның ачысын-төчесен татып үскән ветераннарыбыз саны, кызганычка каршы, елдан-ел кими, әмма, аларның тормыш юллары күпләргә үрнәк.

Шушы язмамда  авылыбызның иң өлкән яшьтәге ветераны Зәкия Нури кызы Ильязова белән сезне дә таныштырырга булдым әле. Язмышы авыр сугыш елларына туры килгән аның. Балалык елларын сугыш урлады, дип аның кебекләр хакында әйтәләр. Зәкия апа Яңа Сала авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Нури абзый колхозда каравылчы  булып эшләде. Илебезгә фашист илбасарлары басып кергәч хезмәткә яраклы ир-егетләрне фронтка алалар. Аның да ике абыйсы ил сагына китә.  Фин сугышы ветераны, өлкән яшьтәге әтисе, энесе белән ул өйдә утырып кала. Шуңа 3 нче сыйныфны тәмамлагач колхоз эшенә чыга. Авыр сугыш еллары берәүгә дә җиңел булмый. Ашарга ризык, өскә кием булмаудан һәркем җәфа чигә. Фаҗигале ачлыктан мул табигать һәм тырыш хезмәт кенә саклап кала аларны. Көндәлек туклану ризыклары булып кычыткан, алабута, кузгалак, төрле үләннәр һәм черек бәрәңге кала. Сугыш тәмамлангач олы абыйсы исән-имин кайткач кына аларның тормышлары беркадәр җайлаша. Әмма икенче абыйсы сугышта хәбәрсез югала.
 Зәкия 19 яшендә кияүгә чыга һәм алар ире авылында Бирдебәктә яши башлыйлар. Бер елдан соң кызлары  дөньяга килгәч Шестая Речка авылына күченәләр, яңа йорт җиткереп керәләр. Ире урманчылыкта эшли. Җәй айларында үзе дә питомникта хезмәт куя. Бер-бер артлы гаиләләре дә ишәя. Шуның өстенә 7 айлык бер ятим кыз баланы да тәрбиягә алалар. Ишле гаиләдә ул үз балалары белән бер-берсенә булышып үсеп тә җитә. Иң төпчек кызлары Алсуга бер яшь тулгач күрше Чистай шәһәренә күченәләр. Әмма туган җир үзенә тартып кайтара. Биш елдан кире әйләнеп кайтып Шестая Речка авылы урманчылыгында эшли башлыйлар. Ире элеккеге хезмәтенә алына, Зәкия ел әйләнәсе питомникта, аннары агач әрҗәләр ясау цехында хезмәт куя. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Гөлшат Шакирова, 
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса