Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Самат Гарипов - тырыш, уңган, сәләтле

 “Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексында эшләүчеләр барысы  да тырыш, уңганнар дисәк, һич кенә дә арттыру булмас мөгаен.

Биредә булганда ветеринария хезмәткәре Самат Гарипов белән дә безне, ул коллектив көзгесе, үз хезмәтенең чын остасы, дип мактау сүзләре әйтеп таныштырдылар. Авыл җирендә зур хезмәт чыныгуы алып үскәнгәме,  бар эш тә килә аның кулыннан. Районыбызның  Бикчурай Чаллысы авылындагы һәркем кебек кечкенәдән  авыл хуҗалыгы тармакларында өлкән буын вәкилләре янәшәсендә эшкә өйрәнеп үскән. Яшь чагыннан күп кенә иптәшләре кебек, ул да тракторда хезмәт куя. Шагыйрь сүзе белән әйтсәк, әз-мәз җир эшкәртә, чәчү чәчә. Аннары хуҗалык җитәкчеләре аңарда терлекчелеккә карата билгеле бер сәләт ятуын сизеп, ферма мөдиренең сүзләре белән әйткәндә, маллар телен аңлаганын искә алып, аны терлекчелеккә эшкә күчерәләр. Биредә аңа терлекче, бозау караучы гына түгел, ветеринария хезмәткәре вазыйфаларын да  башкарырга туры килә.

Берничә ел элек район үзәгендәге Агротехникумда практик эш күнекмәләрен теоритик белемнәр белән баетып кулына ветеринария санитары белгечлеге алып кайткач аны  алгы участокка - яңа туган бозауларның сау-саләмәт, таза-көр булып үсүләре өчен җаваплы хезмәткәр итеп билгелиләр. Менә 6 ел инде ул бозауларның авырмыйча үсешләре өчен җаваплы. Гади тел белән  әйткәндә, бозау караучыларның төп терәге, киңәшчеләре вазыйфасын башкара. Ни дисәң дә монда бозауларның гомуми баш саны 200 дән артып китә. Әле күптән түгел генә Яңавыл терлекчелек комплексында үткән республика-зона семинарында катнашучылар да аның тәҗрибәле ветеринария табибы янәшәсендә яшь малларга ничек итеп беренче ярдәм, профилактик чаралар күрсәтүләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Кайберәүләр үзләрен кызыксындырган алымнар буенча сораулар биреп куен дәфтәрләренә теркәп бардылар.

  Хушлашканда терлекчелек комплексы җитәкчесе Фәнис Садыйков  аның тырыш хезмәтен һәрвакыт югары бәяләүләрен искәртте. Бәйрәмнәр уңаеннан бүләкләнүчеләр арасыннан аның әле төшеп калганы, онытылганы  юк, дип мактау сүзләре белән телгә алды.

Идрис Аметов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса