Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сабантуй бәйрәме Бирдебәк авылында да шаулап-гөрләп, биеп-җырлап, күңел ачып узды

Бирдебәктә бәйрәм гөрләде

Сабантуй бик борынгы, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм  ул.
    Көтеп алынган Сабантуй бәйрәме Бирдебәк авылында да шаулап-гөрләп, биеп-җырлап, күңел ачып узды.
   13нче июнь көнне, көннең икенче яртысында яңгыр явуга да карамастан тирә-күрше авыллардан кунаклар, Казан шәһәреннән Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбленең җырчылары Снежана Абрамова белән Олеся Дмитриева белән бергәләп мәйданга ашыктылар. Мәйдан кырыенда сәүдә рәтләре, балалар өчен уен мәйданчыклары, чәй эчү өстәлләре урын алды. 
Сабантуйны Казаклар Чаллысы җирлеге башлыгы Иван Ананьев ачып җибәрде. Районыбызның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов бәйрәмгә килүчеләрне ихластан котлады һәм бүләген тапшырды.  
Кунаклар ипи-тоздан авыз итте. Мәйдан җыр-моңга,  кызыклы уеннарга күмелде. Бер якта өлкәннәр капчык киеп йөгереп, табада йомырка ташып,  катыктан акча эзләп, чуен белән су китерсәләр, икенче якта балалар уенчыклар кисү, көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү уеннары белән мәшгуль иделәр. Үзешчән артистларыбыз Азат Малов, Валерий Иванов, Юрий һәм Эльза Гордеевалар да мәйданыбыз түрендә үзләренең матур җырларын яңгыраттылар.
 Сабантуй - авыл хуҗалыгында көч куючыларның бәйрәме. Шуңа да “Бариев”, “Ананьева” хуҗалыкларында игенчелектә, терлекчелектә тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр. 
 Яшьләр арасында татарча көрәш тә бик кызу барды, көчле-көчле егетләребез 35 килограммлы  гер да күтәрделәр, кул көрәшендә дә актив катнаштылар. 
Ә инде Түбән Тегермәнлек, Үри Чаллысы һәм Бирдебәктән килүче  чибәркәйләребез аркан тартышуда көч сынаштылар.1 урынны Бирдебәкләр командасы яулады.
 Милли көрәш буенча Бирдебәк Сабантуеның абсолют батыры булып Яңа Сала авылы егете Рәсүл Гыйззәтуллин калды.
Бәйрәм бик күңелле узды. Аны үткәрүдә иганәчеләрнең, авылдашларның ярдәме зур булды. Иң матур мизгелләрне күңелләргә салып, киләсе Сабантуйларны да исән-сау каршыларга язсын.

 Евдокия Толстова,
Бирдебәк авылы клубы мөдире. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса