Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рәзилә Сафина: " Бергәләп куйган хезмәтнең тәме дә башкача"

Яз – бакчачылар өчен мәшәкатьле булса да, куанычлы чор.

  Уңышка нигез нәкъ шушы вакытларда салына. Бу көннәрдә бакчаларда суган, сарымсак ише тәмләткечләр баш “төртте”, җиләк-җимеш агачлары шау чәчәктә. Өйдә алдан хәстәрләгән яшелчә үсентеләре дә теплицаларга чыгарылды. Уңган хуҗабикәләр табынга инде үзләре үстергән кыярлардан салатлар да ясап куя.
-Без яз башыннан ук кыяр орлыкларын аерым савытка чәчеп тәрәзә төбенә яктыга куябыз, - ди Балык Бистәсеннән Рәзилә Сафина. – Көннәр җылынгач теплицаларга күчерәбез. Анда иртә өлгерә. Редиска, кыяр кебек яшелчәләрне күптәннән үзебезнекен өзәбез инде.
Кызлары Диләрә бакча эшендә төп булышчы. “Кыярларга су сибү тулаем аның өстендә дисәк тә була. Барысын да барлап тора”, - ди әтисе Илнар, кызы өчен сөенеп. Иркен, киң  теплицаны да хуҗа үзе төзеп куйган.
Әйе, бергәләп куйган хезмәтнең тәме дә башкача шул. Тукай шигырендәгечә: “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”.

 

Ф.Фазылова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса