Рәҗәп Бикчәнтәев: " “Үзләренә нинди генә катлаулы эш йөкләсәң дә борчылырлык түгел"
Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыксаң да кыр эшләренә әзерлекнең кайнап торган вакытына туры киләсең.
Масловка авылы машина-трактор паркында без килгәндә зур җанлылык хөкем сөрә иде. Берәүләр тракторларын тиз арада төзәтеп әзерлек сызыгына куярга тырышсалар, икенчеләр чәчү агрегатларын тагын бер кат күздән кичерәләр, ныгыталар, майлыйлар, зур хәстәрлек чараларын күрәләр. Биредә эретеп ябыштыручы Юрий Боронин яныннан да кеше өзелеп тормый. Барысының да үз мәшәкате җыелган. Берәүләр тракторына ниндидер җайланманы ябыштыруын сораса, икенчеләр чәчкечнең сынып чыккан бер узелын тоташырып бирүен көтә, һәркайсы үз агрегатын тизрәк сафка бастыру өчен тырыша. Бер сүз белән әйткәндә, төзекләндерү процессы бер минутка да тоткарланып тормый.
Хуҗалык уңганнары, елның-елында кыр эшләрендә макталучы бертуганнар Рәис белән Рәдиф Гайнетдиновларны да биредә очраттык. Алар икесе дә үзләренең язгы кыр эшләрендә катнашасы техника агрегатларын эшкә хәстәрләп куеп, башкаларга булышалар. Һәр җайланманы соңгы кат карап чыгып төзекләндерү, сафка бастыруда хезмәт куялар. Ни дисәң дә кыр эшләре бик киеренке, кызу булырга охшаган. Андый вакытта тырма яки бу катокны төзәтеп, көйли башласаң кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырып уңайсыз хәлдә калуың да бар. Бер дә тикмәгә генә, язның бер көне ел туйдыра, димиләр бит. Шуңа әлеге хуҗалык уңганнарының көнозын диярлек техника арасында чуалулары аңлашыла да. Хуҗалыкның кыр технологы Рәҗәп Бикчәнтәевнең әйтүенә караганда быелгы кыр эшләрендә 9 тырма, 4 культиватор, 3 чәчү, 2 катоклау агрегетлары катнашачак. Язгы кыр эшләре чорында куәтле “Джондир” тракторына өметләре зурдан масловкалыларның. Быел да аның белән бай тәҗрибәле механизатор Рәдиф Гайнетдинов идарә итәчәк. Кыш айларында бу заманча яңа трактор өчен бер юлы 17 метр киңлектә туфрак эшкәртергә сәләтле яңа тырмалау агрегаты кайтарганнар.
Язгы кыр эшләрендә әле тагын Петр Кибяков, Юрий Захаров, Илфат Ногманов, Петр Максимов кебек мактаулы тракторчылар да катнашачаклар. Хәзерге вакытта бу егетләр башка тармакларда киеренке хезмәт куялар. Аларның һәркайсы үз эшләренең чын осталары. “Үзләренә нинди генә катлаулы эш йөкләсәң дә борчылырлык түгел, алар аны син уйлаганнан да яхшырак итеп җиренә җиткереп үтиләр,” – диләр белгечләр әлеге егетләр хакында Күргәнебезчә, хуҗалык механизаторлары бүген күңелләре белән иркен басуларны иңлиләр. Аларның язгы чәчүне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгачакларына шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа