Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Районыбызның Сатлыган авылында яшәүче Илфат һәм Рузидә Гатауллиннар матур, сәгадәтле гомер сукмагыннан атлаучы парларның берсе

Зур түгел, әмма табигате, халкының гаҗәеп киң күңелле булуы белән матур икән ул Сатлыган авылы. Тирә-ягындагы җиләкле кырларын, эчеп туймаслык тәмле сулы чишмәсен күргәч, ирексездән, Тукайның шигъри юллары күңелгә килә: “Тау башына салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”

Әмма ни хәл итәсең, туган җир никадәр матур булса да, нигезенә тугры калып оя корган яшьләр бармак белән генә санарлык. Бу бер Сатлыганга гына түгел, бик күп авылларга хас. Ата-ана хакын хаклап, авылны киләчәктә яшәтү уе белән гаилә корган яшьләрне бәхетлеләр дияр идем. Сатлыган авылында яшәүче Илфат һәм Рузидә Гатауллиннар да әнә шул матур, сәгадәтле гомер сукмагыннан атлаучы парларның берсе.
-Без икебез дә шушы авылдан. Алай гына да түгел, йортларыбыз  да өч өй аша гына. Әти-әниләрне генә түгел, туганнарыбызны да белә идек. Кечкенәдән Илфат белән бергә уйнап үстек, - ди Рузидә. Аннан көлә-көлә балачак шуклыкларын, кырда бәрәңге пешереп, самовар кайнатып кич утырган яшьлек елларын искә ала. 
Сагынырлыгы да бар шул үткәннәрнең. Һәр йортта диярлек 3-4 бала. Урамнарның бала-чага шау-шуыннан гөр килеп торган чаклары. Юктан да кызык табылган, нинди генә уеннар уйналмаган?! Гомернең иң самими, алтынга манылган вакытлары шул еллар йомгагына чорналган. Ә без ашыкмый гына шуларны барлыйбыз.
-Кияүгә дә бик ашыгып чыкмадым. Чаллы педагогия институтында укып йөргән чагым иде. Башта укуны тәмамлыйм, аннары укып булмас дип йөри торгач, 27 яшь тә тулды. Илфат белән дуслыгыбыз әнә шулай озак барды. Ә мәхәббәт - анысы инде гомерлек, - ди ул, янә кояштай балкып.
Бәхетле нигезгә килен булып төшә Рузидә. Кайнанасы Әминә апа сабыр, тыныч холыклы. Килененең кулы эшкә ятканлыгына бер куанса, хөрмәт-ихтирамлы булуына икенче сөенә. Ике арадагы күзгә күренмәс җепләр  көннән-көн ныгый. “Әни”, - дип хөрмәтләп дәшүләр, “Кызым”, - дип үз итүләр балалар туып гаилә ишәйгәч тагын да арта төшә.
-Башта кызыбыз Ләйлә туды, аннары улыбыз Илсаф. Әни тормышыбызның терәге, өйнең йозагы булды. Мең рәхмәтле без аңа. Балаларны карау, без эштән кайтуга табын әзерләп тору дисеңме, барысы да аның өстендә бит.  Хәзер уйлап утырам да исләрем китә, ничек җитеште икән ул барысына дим.
Ә мин, үз чиратымда, Рузидә сөйләгәннәрне кабат-кабат күңелемнән үткәрәм. Әнә шулай икең бер булып яшәгәндә, бер-береңне аңлый белгәндә генә килен-кайнана төшенчәсе юкка чыгып, иң кадерле кешеләргә әверелә торгандыр ул. 
Илфат шактый еллар Котлы Бөкәшнең “Сельхозтехника” бүлекчәсендә токарь булып эшләгән. Хәзергесе вакытта тәрәзәләр кую белән мәшгуль. “Алтын куллы. Агач, тимерләргә дә җан өрә, бөтен эшкә кулы бара”, - дип әледән-әле ирен мактап ала Рузидә.  Авыл чишмәсен чистартып, матурлап кую да Илфат хезмәте икән. 
Рузидәнең исә үзен белмәүчеләр сирәктер. Дистә еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә эшли ул. Котлы Бөкәш мәктәбенең педагог-оештыручысы буларак район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнаша. Җиңүле уңышлары  күкрәк билгесе, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Газета укучыларыбызга да үтемле язмалары аша таныш. 
Әнә шулай туган җирнең, туган нигезнең кадерен белгәннәргә, хезмәт тәмен татыганнарга Аллаһыбызның туры юл күрсәтәсенә инанып яши Гатауллиннар. 
-Һәр елны Рамазан аен әни  белән уразада үткәрәбез. Бергәләп сәхәргә тору, намазда булып ифтар вакытларын көтеп алуларның рәхәтлеген әйтеп кенә аңлатып булмас кебек. Бу мактану түгел, бар күңелем белән сөенү, бүгенге тормышыбыз өчен Раббыбызга рәхмәтле булу, - ди Рузидә. 
Гаилә учагында җылылык саклау өчен булганына шөкер итү дә җитә. Кыска гына сөйләшү, әңгәмәбездә мин кечкенә бер авылның бәхетле гаиләсен күрдем. Яшәешнең гүзәл чагылышы, матурлыгы иде бу!

Фәрвәз КАЮМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X