Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Райлә Фатих : " Матурлыкны барыбыз да яратабыз"

Без, район үзәгенең Октябрьгә 60 ел урамындагы 2 нче йорт соңгы 12 елда республикада эшли торган күп фатирлы йортлар өчен уңай булган барлык программаларга керергә тырыштык.

Йортның фасады, түбәсе, коммуникацияләре, җылылык батареялары алышынды, яңарды. Аның каршында юл салынды, подъездан чыгу ишеге өстендә түбә һәм йорт каршы бакчасы барлыкка килде.

“Доступная среда инвалидам” программасы буенча икенче этажга кадәр менәргә тотынгычлар һәм үзе ябыла торган пластик ишек куелды. 2019 нчы елда подъездга капиталь ремонт үткәрелде.

Йорт каршындагы коймалар яраксыз хәлгә килгәч хат аша район башлыгына мөрәҗәгать иттем. Узган ел ниятләгән эшебез барып чыкмаса да, быел Аллага шөкер өмә ясап тимердән тотып куйдык, буядык. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен һәр фатирдан акча җыярга дигән җыелыш карары кабул ителде. Тик 10 гаилә бу сумманы бирмәделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр койма буяганда елмаеп китүче күршеләребез дә булды.

Эретеп ябыштыручы Илфак Наил улы Шириязданов чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Сабыр кеше. Безнең йортта яшәүчеләргә эш ошату бик кыен.

Матурлыкны барыбыз да яратабыз. Тик булдырганны саклау өчен үзеңә дә тырышырга кирәк бит. Өмәләргә чыкмаска, фатир алды идәнен юмаска карышалар кайберәүләр.

Безнең йорт районда иң зурысы, олы бер авыл халкы яши. Җәмәгать дус-тату булып яшәргә язсын.

Райлә Фатих. ТОС “Лидер”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса