Равил Гарипов: "Әйтеп бетерә алмаслык серле, сихри көче бар туган җирнең"
Торган җир никадәр генә матур, нигъмәтле булмасын, адәм баласы олыгайган көнендә туган нигезенә тартыла.
Күңелен җирсү, сагыш биләп ала, кукы-кузгалаклары белән сыйлаган кыр-болыннары искә төшә, тау итәкләреннән җиләк җыйган чакларын күрергә ымсына. Әйтеп бетерә алмаслык серле, сихри көче бар туган җирнең. Шуңа да яшьлегендә калаларга киткәннәрнең бер көн килеп туган авылында нигез торгызганнарына гаҗәпләнерлек тә түгел. Таулар авылына да шәһәрдән күченеп кайтучылар бар. Равил Гариповлар гаиләсе шуларның берсе.
-30 ел Яр. Чаллыда яшәдек. Тормышыбыз җитеш, эшебез җайлы булды. Яшә дә яшә генә инде. Тик авыл безнең каныбызда шул, пенсиягә чыксак авылга кайтып урнашыр идек, дигән өмет уты сүрелмәде. Һәм менә монда кайтуыбызга да 7 ел була инде, - ди Равил абый.
Хәер, аңа кадәр дә юлга тузан төшерми алар. Ата-ана хакын хаклап авылга еш кайталар. Заманында әтиләре Закир абый белән әниләре Маһирә апа тирә-юньдә эшчән, тырыш гаилә буларак билгеле.
-Әти фронттан исән-имин кайткан. Кулыннан бөтен эш килә иде. Мин белә-белгәннән бирле балта остасы буларак бик күпләрне өйле итте. Аннары лесхозда эшләде. Ә әни уңган хуҗабикә булу өстенә колхоз эшеннән калмады. Аллага шөкер, тигезлектә матур яшәделәр, - дип әти-әнисен искә ала Равил абый.
Иман нуры, күңел кыйбласы ата-анадан күчә. Равил абыйның да әтисенә охшап хезмәтне, тормышны яратып яшәвенә гаҗәпләнерлек түгел. Бүгенге көнен үткәннәренә бәйләп бәян итүе, сүз тәмен белеп сөйләвен тыңлавы да рәхәт.
Туган җиргә мәхәббәте исә балачагыннан, тәпи атлап китә башлавыннан ук күңелендә яралган аның. Югыйсә мәктәпне тәмамлаганнан соң башка югары уку йортларының ишекләре ачык булса да, Казан авыл хуҗалыгы институтын сайлар идемени ул?
-1978 елда институт тәмамлап без районга 6 инженер кайттык. Мине юллама буенча районыбызның Жданов исемендәге колхозына билгеләделәр. Анда 4 ел инженер-технолог, аннан 3 ел баш инженер булып эшләдем, - ди Равил абый.
Әлеге еллар аны хезмәтендә чыныктырса, икенче яктан тормышында бәхетле мизгелләрне бүләк итә. Шул ук колхозда бухгалтер булып эшләүче Кече Укмас кызы Рәмзия белән 1979 елда никахлашып гаилә кора алар. Гариповлар гаиләсен ишәйтеп дөньяга килгән балалары Гүзәл белән Дамир да тәүге адымнарын биредә атлыйлар.
-Чаллыга китүебез яшьлек шаукымына иярүдән булгандыр инде, - дип сүзгә кушыла Рәмзия ханым. –Ул елларда күпләр Чаллыга, КамАЗ заводына тартылды шул. Равил дә КамАЗга эшкә урнашты, мин дә үз белгечлегем буенча бухгалтер булып эшләдем.
Дистә елларны ялгап гомернең шактый өлеше калада уза. Бүген инде алар кабат туган якларында, туган җирләрендә. Монысы инде төпләнеп яшәү өчен нигезгә кайту. Әнә бакчаларында җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгергән, өй артлары шау чәчәккә күмелгән. Барысына да җитешә Гариповлар гаиләсе. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дәррәү булып Чаллы якларыннан балалары, оныклары кайтып төшә. Янәшәдә генә бергәләп ике катлы йорт та төзергә өлгергәннәр. Безелдәп очкан бал кортлары да хуҗаларының тынгысыз хезмәтен дәлилләгәндәй өзлексез хәрәкәттә –сихәтле нигъмәт җыю белән мәшгульләр. Сокланырлык тормыш, бәрәкәтле гомер дими ни дисең...
...Сөйләшә торгач өйлә вакыты җиткәнен сизми дә калганбыз. Башына чигүле түбәтәен киеп Равил абый мәчеткә - җомга намазына җыенды. Безне китәр юлда мәчетнең айлы манарасыннан ишетелгән моңлы азан тавышы озатты. Илләргә, дөньяларга тынычлык иңдергән җанга, йөрәккә якын аваз иде бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа