Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Райондашыбыз Ильяс Шәвәлиев туган төбәгендә терлек азыгы җитештерә

Безнең якташларыбыз башка җирләрдә яшәсәләр дә туган районнарын онытмыйлар. Яңарту, җанландыру максатыннан аларның җиң-сызганып эшкә алынулары чын мәгънәсендә хөрмәт уята.

Моны күптән түгел генә районыбызга эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да үз чыгышында югары бәяләде. Без дә шуны истә тотып Котлы Бөкәш авылына юл тоттык. Биредә узган ел ахырларында, районыбыз җирлегендә үз эшчәнлекләрен алып баручы фермерларыбыз һәм эре хуҗалыклар ихтыяҗын күз уңында тотып  якташыбыз,  Казан шәһәре эшмәкәре Ильяс Шәвәлиев үз хыялларын чынга ашыруга ирешкән. Кыйммәтле һәм файдалы терлек азыгы - гранулланган үлән җитештерү производствосын тиз арада җайга салган.
Яшь эшмәкәрнең  башлангычы  районыбыз белән генә чикләнеп калмыйча  республикабызның күрше-тирә районнарында  зур кызыксыну уята алган. Димәк, тырышлыгы бушка китмәгән, дип әйтергә тулы җирлек бар. Башкарган эшләре дә бит аның, бүгенге көн таләбеннән чыгып  караганда, аеруча кирәкле. Соңгы вакытларда  районыбызда җитештерелгән бу продуктлар белән кызыксынучылар да инде көннән-көн арта. Инде әнә күрше Теләче, Алабуга, Әгерҗе районнарында күп терлек асраучы хуҗалык җитәкчеләре ишетеп, элемтәгә чыгып кызыксынганнар. Арадан иң активлары инде  килеп төяп  алып китәргә дә өлгергән. Әйтүләренә караганда файдасы күзгә күренерлек зур икән. Беренчедән, рулонланган печәннең күп өлеше ачык һавада яңгыр, кар астында озак ятканга череп әрәм була.  

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса