Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Раиф Газизовны без үзара «аяклы энциклопедия» дип хөрмәтләп йөртә идек

«Кеше китә, җыры кала...» Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге сүзләре кабат-кабат күңелемдә яңара.

Озак еллар дәвамында, редакциядә эшләү дәверендә, элеккеге хезмәттәшем, гаять кешелекле, ярдәмчел шәхес Раиф абый Газизов белән даими аралашып, аның төпле киңәшләрен ишетеп хезмәт куярга туры килде. Әллә инде тормышның төбеннән күтәрелгәнгә ул башкалар язмышына бервакытта да битараф булмады, бик вак кына булып тоелган мәсьәләләргә дә сак карады,  төрле җаваплы урыннарда эшләгән елларында, мөгаен, аның берәүне дә рәнҗеткәне булмагандыр. Яңа гына хезмәт юлын башлаган яшьләргә ярдәм итеп, дөрес юл күрсәтүе бик күп булды аның. Үтә дә сабыр, тормышны яратучы иде ул. Раиф Газизовичны без үзара «аяклы энциклопедия» дип  хөрмәтләп йөртә идек. Чөнки аның районда белмәгән кешесе юктыр. Һәр хуҗалык җитәкчесе, партия оешмасы секретаре, профсоюз комитеты рәисләре, ферма мөдирләре, баш белгечләр, гади хезмәт кешеләренең дә исем-фамилияләрен, аларның кылган күркәм гамәлләрен яхшы хәтерли иде ул. Болар бар да аның хезмәт кешеләре белән аралашып, ярдәмләшеп эшләвенең уңай нәтиҗәсе. Ул кечкенәдән үзенә йөкләнгәнне  уйлап, һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән, көчле оештыру сәләтенә ия булган, бер дигән хезмәткәр иде.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса