Рафис Сөнгатуллин: «Бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп үз йорт-җирләрендә гөрләтеп яшиләр»
Олы Солтан авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин белән үз халкының көндәлек тормышы, яшәеше, күркәм гамәлләре хакында әңгәмә барышында, ул безгә бар яктан да булган, хезмәт сөючән әлбәттә инде булдыклылыклары ягыннан нык танылган Мөхәммәтшиннар гаиләсен белән таныштырырга теләвен белдерде.
Аларның йорт-җирләре авыл уртасында урнашкан. Май савыты тышыннан билгеле,дип нәкъ менә шундыйларга карата әйтәләрдер инде. Бар җирдә дә тәртип, чисталык, матурлык күзгә ташлана. Олы капканы ачып эчкә үткәч тә күз явын алырлык матур чәчәкләрне, кулдан ясалган сыннарны күреп бермәлгә аптырап калырлык. Биредәге бай чәчәкләрне күргәч, ирексездән ике дистә терлекне бу йортта асрамыйлардыр, дип тә уйлап куйдым. Хуҗабикә Раилә безне күптәнге танышыдай эчкерсез елмаеп, сөенеп каршы алды. Аны тумышы белән шушы авылныкы дияргә мөмкин. Әнисе Наилә апа ике кызларын күрше Гобәй авылында бер ялгызы тәрбияләп үстергән. Олы Солтан авылы мәктәбендә укыганда кыз биредә булачак ире Дамир исемле малай белән дуслашып китә. Аны хәрби хезмәткә озата. Аннан кайткач алар ике якның да фатихаларын алып, үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Егет тракторда, комбайнда эшли башлый. Ә Раилә сатучы булып керә. Күмәк көч белән элеккеге авыл балалар бакчасының өске ягына бәләкәй генә йорт салып чыгалар. Әкеренләп аны киңәйтеп газ, су үткәрәләр... Тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы ике балалары дөньяга килә, тормыш шулай көйле генә дәвам итә. Әллә инде эш урыны кыскартылу сәбәпле эшеннән киткәч, авыл җирлегендә аңа, син булдырасың, диеп социаль хезмәткәр буларак авылда ялгыз калган әбиләрне тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр. Еллар үтү белән бер-бер артлы алар да бакыйлыкка күчкәч, ире Дамир белән киңәшләшеп үзенең 11 һәм 8 яшьлек кызлары янына Югары Ослан балалар йортыннан өч бертуган (12,6,3 яшьлек) балаларны тәрбиягә алып кайталар. Шуннан соң озак та үтми, үзләренең уллары дөньяга килә. Гаиләдә алты бала тәрбияләп үстерү, билгеле инде, бер дә җиңел түгел. Ә чит кеше баласын тәрбияләү икеләтә авыр сынау, олы җаваплылык та өсти әле. Һәркайсын бер күреп, ашатырга, киендерергә, дәресләрен әзерләшергә, төпле тәрбия дә бирә белергә кирәк. Әле шуның өстенә опека бүлеге хезмәткәрләренең игътибары үзен нык сиздерә, даими рәвештә килеп алар җентекле тикшерү үткәрәләр, кыскасы, барысын да контрольдә тоталар. Бигрәк тә, балаларны тәрбияләүгә дәүләттән бирелгән пособиенең һәр тиененә кадәр отчет таләп итәләр... Тормыш шулай үз кыенлыклары һәм әлбәттә инде сөенечле вакыйгалары белән бик тиз үтеп тә китә. Бүгенгесе көнне аларның һәммәсе дә, республикабызның төрле почмакларында үз гаиләләре белән, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп үз йорт-җирләрендә гөрләтеп яшиләр, төп нигезне, әти-әниләрен дә онытмыйлар.
Бераз гына артка чигенеп шуны да искәртеп үтәсем килә, авыл җирендә яшәгәч Раилә белән Дамир балаларга сый булыр дип, ике сыер асрый башлыйлар. Гаиләләреннән артып калганын алар сөт җыючыларга тапшыралар. Ә бервакыт аңа тапшырган сөтләре өчен 18 мең сум акча китереп бирәләр. Уртача айлык хезмәт хакы бит бу,- дип ир белән хатын куанып сыерларының баш санын бер кадәр арттырырга ниятлиләр. Шул максаттан кредит алып олы сарай җиткезеп чыгалар. Анда малларны тәрбияләүдә уңайлыклар тудыралар, үз бакчаларын азык утары буларак файдаланалар. Бакча дигәннән, авылда бүген иренмәсәң, эшлим дигән кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар. Алар да күрше тирәдә буш яткан ике бакчаны алып эшкәртеп, балаларга да өлеш чыгару ниятеннән бәрәңге, күп итеп җиләк- җимеш, яшелчә үстерәләр. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, елның- елында алар һәркемгә җитәрлек күләмдә 250-300 әр банка кайнатма, компот, яшелчәләрдән салатлар, күп төрле тәм-томнар әзерлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, авыл җирендә яшәүче күпләр кебек Мөхәммәтшиннар гаиләсе дә тик торуны белми. Дамир, күрше тирәләрдә эшләүче фермерларга булыша. Хезмәте өчен мул итеп ашлык, печәнен алып кайта. Раилә йорт-җире тирәсендә яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерергә, кышкы чорга мул итеп запас тупларга ярата. Алар әнә шулай тырыш-хезмәтләре, хәләл көчләре белән тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып сокланырлык гомер кичерәләр. Бүгенгесе көнне абзарларында 21 баш мөгезле эре терлекләре, алты баш савым сыерлары бар. Әле күптән түгел генә район авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәме белән ташламалы саву аппараты алганнар. Болардан тыш Мөхәммәтшиннар гаиләсе, авыл җирендә яшәүче һәркем кебек 40 ар баш бройлер тавыклар үстереп ит запасын ишәйтәләр. Тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып тулы канлы тормышта гомер кичерәләр, кайбер хәлле фермерлардан да уздырып, шәхси хуҗалыкларын үстерү, киңәйтү, ямьләндерүдә үз көчләрен кызганмыйлар алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа