Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рафаэль Шәфыйков фермерлык хуҗалыгының эшчәнлеге күпкырлы

Котлы Бөкәш авылы зонасында беренчеләрдән булып үз фермерлык хуҗалыгын ачып җибәргән Рафаэль Шәфыйков елдан-ел үз эшчәнлеген камилләштерә баруы белән башкалардан аерылып тора.

Белгечлеге буенча инженер ул. Аны нинди эшкә алынса да җиренә җиткереп башкарып чыгуы белән  бәяләргә мөмкин. Инженерларга хас фикерләү осталыгына ия, дип, нәкъ менә Рафаэль кебекләргә  әйтәләр инде. Баштагы чорда ул  47 гектар мәйдандагы пай җирләрендә үзенең шәхси хуҗалыгында булган дистәгә якын терлекләр өчен печән әзерли, иген игеп ашлык үстерә. Колхозлар эшчәнлеген туктаткач егет тәвәккәлләп үз фермерлык хуҗалыгын оештырырга карар кыла. Бүген инде мөстәкыйль рәвештә чирек гасырга якын эшләсә дә, аның әле техника паркын яңартмаган елы юк. Ышанычлы үз техникаң булу күпкә отышлы һәм файдалырак шул. Мисал өчен, өч ел элек ул “Альфа” ашлык чистарткыч агрегаты кайтарта. Аның ярдәмендә бөртек чистарту, киптерү һәм иң әһәмиятлесе, тиз арада ачык һавада яткан ашлык көшелен төяп складларга урнаштыру уңайлы булуына сөенә фермер. Шуңа ул үз техника паркын яңартып торуны максат итеп куйган. Ел башында трактор һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрә торган үзйөрешле агрегат алган. Һәр елда диярлек җир мәйданын киңәйтү, арттыру өчен тырыша. Бүгенгесе көнне аның карамагында 550 гектар җире бар. Ул аннан елның-елында нәтиҗәлерәк файдаланырга тырыша. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор: Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса