Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Рафаэль Сафин: " Бу йорт-җирне чисталык буенча да, төзек матур булуы ягыннан күпләргә үрнәк итеп куяр идем"

Район үзәгенә терәлеп урнашкан Трой-Урай авылы кешеләре гомер-гомергә үзләренең тырыш, булдыклы булулары белән макталып килделәр.

Бу юлы да авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сафинга күпләргә үрнәк булган эшчән, дус-тату яшәүче гаилә белән очрашырга ниятем булуын әйткәч, ул озак уйлап тормастан безне Җәләловлар йортына алып килде.
 Узган гасырның 70 нче елларында олы хуҗалыклардан яшь гаиләләрнең  район үзәге тирәсендәге авылларга күченеп килеп яшәү гадәтләре бар иде. Аннары алар эшкә килүчеләрне шул вакытта ук торак йорт белән тәэмин иттеләр. Бирегә дә Күгәрчен авылыннан Габделхак белән Тәнзилә Җәләловлар күченеп килеп икесе дә фермада хезмәт куялар. Әби-бабайлардан калган күркәм йола буенча аларның төпчек уллары Рәсих тормыш иптәше Резидә белән үз яннарында, төп йортта яши башлыйлар. Өлкәннәргә эшчән балалары янәшәдә булуы бик охшый. Шулай итеп алар үз тормышларын бер дигән итеп көйләп җибәрәләр. Ә авыл җирендә яшәгәч, алар да терлекчелекне үзләренең төп кәсепләре итеп саныйлар.  Җәләловлар гаиләсе өчен ул, балаларның кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алулары өчен бик кирәк. Әлбәттә инде сыер булгач  гаилә дә тук,  тормышлары өчен дә бер дигән шөгыль. Тикмәгә генә, сыерлы гаилә сыйлы була,-димиләр бит. Алар  бүген инде  сөтбикәдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Уллары Рәсим күршеләрендә генә үскән кыз Ләйсән белән үз гаиләсен корып җибәргәч, алар күмәк көч белән янәшәләрендә генә үз нигезләрен булдырып йорт җиткезеп кергәннәр. Шулай итеп иртә таңнан торып сыер саву вазыйфаларын Ләйсән тулысынча үз кулына алган. Абзарда терлек күп  булгач, аларга азык запасын  бергәләшеп әзерлиләр. Инде байтак кына күләмдә кайтарып урнаштырырга өлгергәннәр. Авыл җирлеге башлыгы  безгә, бу йорт-җирне чисталык буенча да, төзек матур булуы ягыннан күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин,- дип мактап телгә алды. Бу гаилә гомерләре буена район газетасын өйләренә алдырып яратып укып баралар. Инде менә өченче буын вәкилләре дә үзләренең буш вакытларында “Авыл офыклары”н кулларына алып район тормышы, көн яңалыклары белән  танышуны күркәм гадәткә керткәннәр. 
             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса