Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

ПРЕЗИДЕНТ БҮЛӘГЕ

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә «Ел табибы-Ак чәчәкләр-2019» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы Зәңгәр Күл фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зөлфия Шакировага иң югары бүләк–«Лада-Гранта» җиңел машина ачкычы тапшырды.

Зөлфия Наил кызы Шакирова халык сәламәтлеге сагында 24 ел хезмәт куя. Әлеге бүләккә дә ул намуслы тырыш хезмәте өчен лаек булды. Профилактик дәвалау эшен алып бару - онкологик һәм башка авыруларны  булдырмау яисә вакытында ачыкларга ярдәм итә. Үз хезмәтенә җаваплы караган фельдшерның авыл халкы арасында абруе да зур. Биш бала әнисе буларак «Ана даны» медале белән бүләкләнгән Зөлфия Шакирова бу көннәрдә  хезмәттәшләреннән, дусларыннан тәбрикләү сүзләре кабул итә.

(Рамил Гали фотосы, «Татар-информ»)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса