Петр һәм Кәүсәрия Романовлар үрнәк тормыш юлы узган гаилә
Петр һәм Кәүсәрия Романовлар үрнәк тормыш юлы узганнар
Районыбызның Югары Мәшләк авылында тәрбияләнеп үскән бу гаиләне инде бик күптәннән күреп беләм.
Бу хезмәт сөючән Романовлар гаиләсе үз гомерләрен тырыш хезмәттә үткәргәннәр. Берсе дә эштән курыкмаган, кая кушсалар шунда барып, бар күңелләрен биреп намуслы тырыш хезмәт куйганнар. Алар белән якыннанрак танышып киткәч бу асыл сыйфатларның икесенә дә бик кечкенәдән килүенә ныграк төшенәсең. Чөнки, балалар гадәттә иң күркәм, матур гадәтләрне үзләренә кече яшьтән үк сеңдерүчән булалар. Тикмәгә генә элек-электән әби-бабаларыбыз да гаиләдә ни күрсә очканда шул булыр, димәгән бит. Петр да 14 балалы гаиләдә бер дигән тәрбия алган. Ә барыннан да бигрәк яхшы, төпле тәрбия нигезләренә ул әтисе, фронтовик Иван Николаевич белән әнисе Анна Кирилловнадан өйрәнеп үскән. Алар балаларын мөстәкыйль тормыш юлында адашмаска, эшне яратырга, һәрвакыт гадел, игелекле булырга өйрәткәннәр. Ул чорларда һәрбер авыл малае кебек ул да сигезенче сыйныфны тәмамлагач, районыбызда күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрне үзенә тартып торган Корноухово авыл хуҗалыгы училищесына юл тоткан. Биредә тракторчы һөнәрен үзләштереп туган авылына эшкә кайткан. Күп кенә иптәшләре белән бергә аны да район хәрби комиссариаты юлламасы белән Мамадышка автомобильчеләр курсына укырга җибәргәннәр. Аннан соң инде аңа автомашинада күнекмәне ике ел дәвамында авиация частендә үтәргә туры килә. Бер дигән тормыш университеты була ул аның өчен. Төрле милләт вәкилләре белән аралашып, иптәшләре белән уңай мөгамаләдә булу кагыйдәләренә өйрәнә, катлаулы техника серләренә дә төшенә. 1971 елның язында хәрби хезмәттән кайткан егет туган авылында җиң сызганып эшкә керешә. Ул вакытта “Правда” колхозы дип йөртелгән хуҗалык җитәкчеләре эш сөючән, тәртипле бу егетне игенчелеккә билгелиләр. Көннәрнең берендә, елдан артык эшләп йөргәннән соң, тракторчы егетне (хәрби хезмәттә бер дигән автомобильче булуын да искә алганнардыр инде) «Газ-69» автомашинасына күчереп утырталар. Иң элек ул биредә Степанов дигән колхоз рәисен, аннан соң аңа алмашка килгән Камаловны йөртә. Шулай итеп өч ел вакыт бер-бер артлы киеренке хезмәттә үтеп тә китә. Инде күптәннән күзләп йөргән күрше Зур Мәшләк авылында шулай ук ишле һәм барысы да хезмәт сөючән булып тәрбияләнүләре белән дан тоткан гаиләдә үскән Кәүсәрия исемле кызны үз итеп, ике якның да фатихасын алып алар, ул үз гаиләсен корып җибәрәләр. Үз хезмәтен тел-теш тидермәслек итеп башкаручы бу егетне ул елларда Масловка совхозы директоры, районыбызның легендар җитәкчесе Галина Павловна Васильева да күреп ала һәм үзләренә эшкә күченергә күндерә. Баштагы мәлләрдә ул аларга шәһәр тибындагы йорттан бер бүлмә бирә. Петр совхозда «Зил-130» автомашинасында хезмәт куя. Ә Кәүсәрия фермада сыерлар сава. Шулай итеп яңа урында өч ел дәвамында йөк машинасын йөрткәч аны җиңел машинага күчерәләр.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа