Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Пар канатлы бәхет

Кеше күңелен төпсез дәрья, диләр. Аның гади күз белән күреп, колак белән ишетеп булмый торган тирән төпкелендә яшьлектәге хисләр дөньясы, гомер үткәнен чалымлаган хәтер яши. Бер кузгаттың исә бар да ургылып өскә калка.

Фәрвәз Каюмова


Яңа Сала авылыннан Гөлнара Габдрахманова белән очраштык та әнә шул төпсез дәрья дулкыннарын ярга кактык. Күптәнге танышлар кебек кинәнеп сөйләштек, әңгәмәбез белән иркен, киң гомер юлына чыктык.
–Мин бит үзем Тәберде Чаллысыннан, – дип елмаеп сүз башлады ул. – 1995 елны Котлы Бөкәш мәктәбен тәмамладым, аннан Лаеш техникумында укыдым. Диплом алып үз ягыбызга кайттым да  Котлы Бөкәш амбулаториясе бухгалтериясендә кассир булып, соңрак район үзәк хастаханәсе бухгалтериясендә эшләдем.
Ире Рәис белән танышуы да шул елларда була Гөлнараның. Кызның чибәрлегенә гашыйк булган Яңа Сала егете тора-бара аның уңганлыгын да күреп ала. Гаиләдә гел кызлар арасында үскән Рәис үзе дә тәртипле, әйбәт гаиләдән. Беренче карашка кыюсыз күренсә дә сүзен өздереп әйтә торганнардан ул. Бер-берсенә гашыйк ике йөрәкнең никахлашып кавышуы эчкерсез мәхәббәткә нигезләнә. Менә ике дистә елдан артык шатлык-бәхеттә дә, борчу-мәшәкатьләрдә дә бер җан булып яши алар.
Төп йортка килен булып төшкән вакытын, кайнанасы Миннегөл апа белән кайнатасы Габдрәшит ага белән бергә яшәгән чакларын сагынып искә ала Гөлнара.
–Әти белән әни бик әйбәт булдылар. Җайлап сөйләшерләр, белмәгәнне яхшылап аңлатырлар иде. Тату яшәдек. Тик, ни кызганыч, бу дөньядан иртә киттеләр шул. Тәкъдиргә шулай язылган булгандыр инде. Әнинең авырып вафат булуын әти бик авыр кичерде. Йөрәге күтәрә алмады. Намаз саен алар рухына дога кылам, – ди ул. 
Мөселманча килешле күлмәген киеп, башына яулык бөркәнгән Гөлнараның өлкәннәргә хас акыллы, зирәк сүзләрен гаҗәпләнеп тә, сокланып та  тыңлыйм. 
–20 яшемдә намазлыкка бастым. Шул вакыттан бирле укыйм Аллага шөкер.  Әнинең әнисе Сания әби догаларны өйрәтте. Аннары гарәпчә укырга Рәмзия апа Нуретдинова янына йөрдем.  Менә шулай ислам диненә ныграк якынайдым. Кызларыма да өйрәтәм. Илүзәбез дә намаз укый, – ди ул, тыйнак кына.
Пар канатлы гаиләдә өч кыз бала үстерә Габдрахмановлар. Олы кызлары Илүзә Шомбыт мәктәбен алтын медальгә тәмамлап Казан медицина университетында укый. Ләйлә 7 сыйныфта белем ала, кечкенәләре Сәйдә әле Шомбыт авылы балалар бакчасына йөри. 
– Кызлар барысы да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Бездә эш ир-атныкына, хатын-кызныкына бүленмәгән. Бергәләп малын да, кош-кортны да карыйбыз, бакчада да бердәм эшлибез. Бүгенге тормышыбызга шөкер итәрлек. Дөньялар гына тыныч булсын – бөтен теләгебез шул, – ди хуҗабикә.
Гаиләңдә бер-береңә карата мәхәббәт нуры сүрелмәгән икән, күңелгә дә рәхәт, эшең дә гөрләп бара. «Кулон» җәмгыятендә бухгалтер булып эшләүче Гөлнараның авылдашлары арасындагы хөрмәт-ихтирамы әнә шушы гади генә кебек тоелган имин тормышка, бәхеткә кайтып кала. Вакытлары булуга Тәб. Чаллыда яшәүче әти-әнисенең хәл-әхвәлен дә белеп килә алар. Әтисе Вәкил  Рәис белән бер коллективта – Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясенең «Ашыгыч ярдәм» машинасында эшлиләр. Игътибарлы, тәҗрибәле шофер буларак танылулы алар. 
–Аллаһы Тәгалә миңа бүгенге көнемә шөкер итәрлек бәхетле тормыш насыйп итте. Әнием Гүзәлиянең биргән киңәшләре әле дә күңелем түрендә. Өлкәннәрне олыласаң үзеңә дә шундый өлеш насыйп булыр, иреңне хөрмәтләсәң балаларыңа да үрнәк булырсың дип гел әйтеп килде ул. Дини кануннардан тайпылмыйча яшәү гаилә нигезен дә ныгыта, – ди Гөлнара.
Әйе, гомер шулай дәвам итә. Җирдә чиста күңел, әти-әниләрдән алынган хәер-фатиха белән яшәү җаннарга да тынычлык иңдерә сыман. Һәркемгә дә әнә шулай матур итеп яшисе иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев