Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Оран салды мәйдан: «Атлар килә, атлар!»

Һәркемнең үз кызыксынуы дигәндәй, милли бәйрәмебезгә берәүләр көрәш, икенчеләр ат чабышы яисә җырчыларыбыз чыгышын күзәтү уе белән киләләр.

Ә быелгы бәйрәм башкаларыннан ның аерылып торды. Барыннан да бигрәк, аның иң элек авыл җирләрендә үткәннән соң оештырылуы уңышлы килеп чыкты. Моны тамаша башланганчы ук чамаларга мөмкин иде. Ә мәйдан бик тиз җанланды. Сабантуй янәшәсендәге атлар узышу урынында бирегә килүчеләр   тоткарланып, читтән генә җиңүгә ашкынып килгән атларны күзәттеләр. Узган еллардан үзгә буларак бирегә берсеннән-берсе матур җайдакларны бик күп алып килгән иделәр. Әлбәттә инде бу спорт төрен үз итүче райондашларыбыз, дөньякүләм бәйгеләрдә генә күзәтергә мөмкин булган чабышкыларны һәм алар белән оста идарә итүче яшь кызларны күреп калырга ашыктылар. Чыннан да шаккатмалы күренешләр. Яшь шәһәр кызлары Даша Изилянова белән Виктория Перова инде 6-7 ел бу спорт белән мавыгалар икән. Әйтүләренә караганда, алар һәр көнне күп вакытларын әлеге чабышкылар янында  үткәрәләр. Әмма әле бу спорт төре остасы нормативларын үтәү өчен аларга тагын бик күп шөгелләнергә кирәк. Мисал өчен спорт остасы нормативлары бары тик 1,5 метр биеклекне сикереп чыгучы җайдакларга гына бирелә...

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев