Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Олы Кульга авыл халкы аны һаман онытмый

Олы Кульга авылында күптәнге танышым, мактаулы укытучы Сергей Татариновны очраткач, ул үз төбәкләренең легендар кешеләре хакында ешрак искә алуыбызны сорады. Чыннан да, авылда гына түгел, районыбыз күләмендә тырыш хезмәт куйган шәхесләрне һич тә онытырлык түгел.

Авылның абруйлы  мөгаллиме районыбыз тарихында  тирән эзен калдырган  легендар җитәкче Александр Власов һәм аның фикердәшләре  белән кызыксынуын белдергәч, ул үземнең дә үткән хатирәләремне кузгалтып җибәргәндәй итте.
 Узган гасырның 70 нче елларында “Новая жизнь” колхозы рәисе, Ленин ордены белән бүләкләнгән фронтовик  Александр Константинович Власов белән беренче очрашуыбыз  хәтеремдә  яңарды. Шунда аның үз сүзен тирәнтен уйлап, башлаган фикерен ашыкмыйча, нигезләп йомгаклый белүе, югары уку йортларында укымаса да, бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган җитәкченең ул чорларда 25 яшьлек  газета хәбәрчесе белән эчкерсез аралашуы, үзен бик тә гади тотуы мине нык гаҗәпләндергән иде. Аның әле үз тирәсенә бер дигән, яхшы әзерлекле, яңалыкларны үз итә торган баш белгечләрне сайлый белүе һәм аларны даими рәвештә үстерүе дә  миндә соңрак олы соклану хисләре уяткан иде.
Бар күңелен биреп үз колхозчылары мәнфәгатен кайгыртып,  алар җитеш, мул тормышта яшәсеннәр дип ашкынып йөрүче каһарман мондый җитәкчеләрне бүген бары тик әдәби әсәрләрдә  генә очратырга мөмкин.  
Александр Власовның ышанычлы дәвамчысы, акыллы фикердәше, туган авылы халкы күңелендә  мәңге җуелмас тирән эзен калдырган баш белгеч Виктор Николаевич Чумаков иде. Аңа бу елда 80 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул безнең арада юк инде. Биредә ул эшләгән чорларда еш оештырылган район һәм республика семинарлары бары тик аның тынгысыз тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә генә үткәрелде дисәк, һич тә арттыру булмас. Чөнки, элек мондый мәртәбәле чараларны теләсә кайсы авылларда оештырып та булмый иде. Әле югары даирәләрдә билгеләнгәннән соң да семинарга әзерлекнең барышын һәр көнне диярлек республика министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре килеп көннәр буена әзерлек күреп, булышып йөри иделәр. Мондый вакытта аның  күп мәшәкате баш белгеч җилкәсенә төшүен һәрберебез яхшы аңлыйбыз.

 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса