Олы Елга авылындагы өметле эшмәкәр республикабызның күп төбәкләрен сөт продуктлары белән өзлексез тәэмин итеп тора
Районыбыз фермерларын бүгенгесе көнне җитештерелгән продукцияне кая куярга,- дигән сорау артык борчымый.
Элек ике-өч елга якын үстерелгән сыерны биленнән метр белән генә үлчәп (шундый юл белән терлекнең уртача авырлыгын билгелиләр) алып сатарлар шактый арзан бәядән генә җыеп алып киткән вакытлар булды. Район җитәкчелеге Олы Елга авылындагы өметле эшмәкәр республикабызның күп төбәкләрен сөт продуктлары белән өзлексез тәэмин итеп торучы Минзөфәр Исмәгыйлов алдына ит эшкәртү производствосын җайга салу бурычын куя. Үз өстенә олы җаваплылыкны алып, районыбыз тарихында беренче булып үз эшчәнлеген башлап җибәрә ул. Аннары алдан күрүчән бу егет бар булган көчен һәм әлбәттә инде акчасын кушып, җитмәгәненә дәүләттән кредит алып яңа эшенә нигез дә салырга өлгерә. Тагын бер уңай ягы бар аның. Минзөфәр элеккеге колхоз милкен үзенә законлаштырганнан соң, бинаны сүтеп таратып юкка чыгармады. Киресенчә, барлык биналарны ныгыту, яңарту, төзекләндерү чарасын күрде. Биредә дә аңа яңа эш башлаганда хуҗалыкның ремонт остаханәсе янәшәсендәге элеккеге ашханә бинасы бик ярап куя. Аны җылытып, эш өчен барлык уңай шатларны булдырып, ит продукциясен эшкәртү цехына ышанычлы нигез салуга керешә егет. Өлкәннәребез әйткәндәй, әллә инде изге җомга көнне эш башлаганга, ул үз максатына ирешә, производство тиз арада сафка да баса. Шунысы куанычлы, авыл халкы да аның игелекле гамәлләрен беренче көннән үк хуплый, булыша. Барыннан да бигрәк аның өчен яңа гына медицина көллиятен тәмамлап кайткан авылдаш кызлар Әминә Мингалиева белән Зөлфирә Хәйретдинованың булышлыклары зур була. Алар туклану продуктлары җитештерү кебек, әһәмиятле производствоны эшләтеп җибәрүдә тәүге адымнарын ясаганда санитария нормаларының үтәлешен тәэмин итүдә һәм цехны тулы күәтенә сафка бастыруда аеруча зур көч куялар, ярдәм күрсәтәләр. Ә ит эшкәртеп аннан дистәгә якын төрдә үтемле продукция җитештерү нечкәлекләрен өйрәтүдә аңа республикабызның эре предприятиеләрендә эшләүче дипломлы белгечләр ярдәмгә килә. Ул бай тәҗрибәле технологларны үзенә берәр атнага “кунакка”чакырып үзе сайлап алган хезмәткәрләре Әминә белән Зөлфирә янәшәсенә Миләүшә Кыямова белән Илфат Камалиевне дә эшкә кабул итеп аларны бу яңа һөнәр серләренә өйрәтүне башлап җибәрә. Шулай итеп, биш ел инде алар биредә районыбыз хуҗалыклары һәм җирле халык алып килгән ит түшкәсеннән чиста итеп эшкәртеп аннан бер дигән сыйфатлы азык-төлек товарлары җитештерүне уңышлы дәвам иттерәләр. Билгеле инде, беренче эш көненнән үк таләпләр дә бик зурдан куела биредә, ул бүген дә шулай дәвам итә. Хуҗалыклардан, фермерлардан һәм шәхси затлардан китерелгән терлек итләренең чиста, сау-саламәт, сыйфатлы булуларын алар беренче эш көненнән үк үзләренә төп таләп итеп куялар биредә. Әллә шуңа инде, бүген монда районыбыз авылларыннан гына түгел, күрше Алексеевский, Питрәч, Спас, Әлки районнарыннан да бик күпләр үз хуҗалыгында үстерелгән терлек итләрен алып килеп тапшыралар. Югыйсә, күршеләрдә дә бүгенгесе көнне бер дигән ит эшкәртү цехлары эшләп тора инде.Тик аларда мондый таләпләр нык йомшарган икән шул. Бу хакта ит алып килүчеләр дә үзләрендә тиешле тәртип, чисталыкның аксауына үз зарларын белдерәләр.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа