Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гөлчирә Хәйретдинова: «Хезмәтне яратсаң бер вакытта да башкалардан ким-хур булып яшәмәссең»

Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев безне, авылыбызда гына түгел, районда да алар кебек булдыклы яшь гаиләләр сирәк, дип чакыргач шул тарафларга юл тоттык.

Без килгәндә хуҗабикә Гөлчирә Хәйретдинованың бройлер чебешләренә ашарга биреп керүе иде. Быел инде өченче партия алып үстерүебез, дип ул берочтан  безне шәхси ярдәмче хуҗалыклары белән дә таныштырып үтте. Абзарларында 8 савым сыерлары, мөгезле эре терлекләренең гомуми баш санын да алар быел 18 гә җиткергәннәр. Тик менә гаилә башлыгы Айратны гына өйдә очрата алмадык, ул «Кама-Агро» хуҗалыгында хезмәт куя. Җитәкчеләре эшләгәннең кадерен белә торганнардан, маллар өчен печән, салам, икмәкне дә  читтән эзләп азапланмый, кирәк күләмдә тәэмин итеп тора, шуңа күп вакытын эштә үткәрә ул. Егет шушы авылда эш сөючән тырыш Әюп белән Нәкыя Хәйретдиновалар гаиләсендә үскән. Алар икесе дә гомерләре белән колхозда хезмәт  куйганнар.  Әюп механизатор, Нәкыя әле дә сыерлар сава икән. Инде 38 нче елын фермада эшли. Алар гаиләдә өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Айрат хәрби хезмәттән кайткач күрше Кече Елга авылы кызы Гөлчирә белән гаилә корып җибәргәч, күпләр кебек Казан каласына чыгып киткәннәр. Ул чорлар өчен хезмәт хакын да күп алып эшләгәннәр. Шәһәрдә аларның ике кызлары дөньяга килгән. Кыскасы гаиләләре түгәрәк, барысы да тәртиптә кебек.Тик менә үз фатирлары булмавы  гына борчый яшьләрне. Ипотекага да әле һәркемне алабыз, дип тормыйлар. Аннары бездәге бюрократик киртәләр, махсус рәвештә тудырылган диярсең. Кирәкле документ, белешмәләр артыннан йөрергә күп вакыт китә. Нәтиҗәдә, алар чит кешегә 7 ел дәвамында фатир хакы түләп, бәләкәй генә бүлмәдә гомер кичереп тәмам арыгач,  үзара киңәшләшеп һәм әти-әниләре  тарафыннан да хуплау сүзләре ишеткәч авылга кайтып төпләнергә карар кылалар. Һәм ялгышмыйлар да яшьләр. Һәрбер ата-ана балаларының үз йорт-җирле булуын тели бит инде. Ике якның да уртак тырышлыгы белән алар әби-бабалары нигезенә күченәләр. Күңелләренә яткан үз шөгыльләрен табалар. Айратның әтиләре биргән ике сарык аеруча бәрәкәтле булып чыга, тиз үрчеп китәләр, әлбәттә инде, Айрат та тик утыра торганнардан түгел, күрше-тирә районнан яхшы нәселлеләрен эзләп табып кайтара башлый. Шулай итеп абзарларында сарыкларның гомуми баш саны 67 гә җитә. Аны авылдашларына һәм күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләргә корбанга таратып бетерәләр. Күңелеңне биреп тырышып йөрсәң нәтиҗәсе тими калмый инде билгеле. Шуннан соң алар тагын үзләренең чираттагы гаилә советында барысын да бик ныклап уйлаганнан соң 6 ел элек сыерлар алырга карар кылалар. Әти-әниләре дә бер дә тикмәгә генә, сыерлы гаилә сыйлы инде, дип әйтми шул.  
Гаиләң түгәрәк булса ул ярты бәхет диләр бит. Гөлчирә үзара бер туганнардай, бердәм- тату яшәүләренә чиксез сөенүе белән  уртаклашырга ашыкты. Инде менә 15 ел яшибез әле миңа бер мәртәбә дә исемем белән яисә “килен” дип эндәшкәннәре булмады, үз кызлары кебек якын итүләренә гомерем буена рәхмәтлемен,- дип  куанычларын белдерде ул безгә. Аннары,  икесенең дә хезмәт сөючән, тырыш булуларына да сокланырлык бүген аларның. Айратның бар нәрсәгә дә кулы ятып тора. Тракторда да, комбайнда да эшли, балта эшеннән дә читләшми. Буш вакытында йорт- җирен бер дигән итеп үзгәрткән.
 Абзарында да эшләү өчен уңай шартлар булдырган. Печәнне әрәм итеп ачык һавада сакламый. Ул аны түбәгә менгезгән, аннан һәр малкайның алдына җитәрлек күләмдә төшереп торалар хуш исле печәнне. 
Сыер саву әлбәттә инде Гөлчирә вазыйфасына керә. Моннан тыш әле ул өендә  җитештергән каймак, катык, эремчек кебек товарларын  атнага бер мәртәбә Казан  шәһәренә алып барып сатып та кайта. Аның анда үз клиентлары барлыкка килгән, алар атнаның бер вакытында аны түземсезлек белән көтеп торалар. Үзләреннән артканын, һәр көнне 70-80 килограммлап сөтне Исмәгыйловка тапшыралар. Ерак юлга еш чыгып китмәвенең дә үз сәбәпләре бар. Ул әле авыл эшмәкәре Минзөфәр Исмәгыйловта хезмәт куя, сәүдә нокталарына товар җибәреп тора. Аннары  авылдашлары арасында аш-су остасы буларак та тиз арада танылу алган ул. Аны һәркемгә ачык, ягымлы, эчкерсез һәм гадел булуы өчен яраталар. Бүгенгесе көнне тагын бер күркәм гадәте бар әле аның, биш мәртәбә намаз укуы да йөзенә мөләемлек, сихри нур өсти. Автомашина белән идарә итүенә дә инде 8 ел үткән. Менә шуннан соң кайберәүләрнең авылда эш юк хәзер, ашлык бәясе нык артып киткәнгә терлек асрауның бер нинди дә файдасы калмады, дип зарланулы ялганнарын тыңлап утыр инде. Хезмәтне яратсаң бер вакытта да башкалардан ким-хур  булып яшәмәссең, дип өлкәннәр бер дә тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Үзе дә соңгы елларда күбрәк әбисе тәрбиясендә үскәнгәмедер, халкыбызның асыл гореф-гадәтләренә бер дә битараф түгел. Бәлки әле нәкъ менә шуңа күрәдер дә, бәхет бу гаиләне  ташлап бервакытта да читкә китмәячәк. Эш һәр авылда да бар һәм җитәрлек ул бүген, бары тик кайберәүләргә тәвәккәллек, кыюлык кына җитеп бетми. Аннары, иртә таңнан торып маллар каравы үзенә күрә күңел рәхәтлеге өстәвен дә онытырга ярамы. Авыл җирлеге башлыгы сүзләре белән әйтсәк, күпләр сокланырлык итеп тырыш хезмәтләре белән яшәүчеләрнең күп булуы һәммәбезне дә нык сөендерә бүген. Ялкау булмасаң авыл җирендә дә тормышыңны җайга салырга була. Хәйретдиновлар гаиләсе районыбызда әнә шундыйларның бер вәкиле бүген. Эш гамәлләре, фикерләү сәләтләренә сокланырлык яшьләрнең. Беренчедән, барысы да бер-берсен хөрмәт итүгә корылган, бик матур итеп яшәп яталар. Икенчедән, алда торган олы эшләрдән бер вакытта да каушап, куркып икеләнеп кала торганнардан түгел алар. Ә алда ашыгыч рәвештә хәл итәсе уй-планнары өстәлеп кенә тора аларның. Бер сүз белән әйткәндә, ничек итеп бер-берсе белән пар килгәннәр диген үзләрен, икесе дә кадер-хөрмәттә яшиләр, кызларына да күркәм тәрбия бирә беләләр, дип нәкъ менә алар кебекләргә соклануларын белдерәләр дә инде бүген күп авылдашлары. 
        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса