Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Нурзия апа Гыйльмуханова 70 ел район газетасы алдыра

Яңа Арыш авылында яшәүче Нурзия апа Гыйльмуханова кече яшьтән үк район газетасын алдырып яратып укып бара. Тәүге мәртәбә “Октябрь юлы”н кулына алып укый башлавына да  70 ел аның.

Мәктәп елларыннан ук район газетасын кулына алып андагы язмалар белән таныша, районыбыз яңалыклары белән кызыксынып яши башлый. Мәктәптә 7 нче сыйныфны тәмамлагач урта белем алу мөмкинлеге булмаганлыктан фермага эшкә килә ул. Иң элек аңа таналар төркемен тапшыралар. Аннан соң 6 ел дәвамында дуңгызлар карый.  Монда ул үзен бары тик уңай яктан гына танытканга аны савым сыерлары төркеменә күчерәләр. Фермада эшләгән елларында Нурзия апага газетабыз хәбәрчесе Ислам Ильясов белән күп мәртәбәләр җылы әңгәмәләр корырга туры килә. Үзен һәрчак әдәпле, тыйнак тоткан, хезмәт кешесенә хөрмәт белән караган Ислам Ильясовны беренче көннән үк якын иттем,  дип хатирәләре белән уртаклашты хезмәт ветераны. Ул елларда колхоз белән җитәкчелек иткән Сәлман Мусин, Сәлим Зарипов, Нурислам Сәлахиевләрне гади булганнары, ферма эшчәннәренә зур хөрмәт белән караганнары, аларның авыр хезмәтләрен күреп бәяли белгәннәре өчен рәхмәт сүзләре белән искә алды ул.

  Нурзия апа 30 елдан артык сыерлар савып лаеклы ялга чыга. Әле бүген дә яңа килгән газетаны кулына алу белән авылдашлары хакында язмалар юк микән дип күздән кичерә. Авыл фермерлары эше турында кызыксына. Газетабыз аның якын дусты, тугрылыклы сердәшчесенә әйләнгән.

Нурзия апага үз гомерендә бик күп кыенлыклар һәм сөенечләр кичерергә туры килгән. Тормыш иптәше Фәйзрахман абый белән алар тигез, матур гаиләдә  биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәрбер ата-ана кебек балаларын һәркайсын йорт-җирле, башлы-күзле итү өчен күп хезмәт куйганнар. Тыныч күңел белән үзләре өчен матур гына яшәп ятканда өч ел элек иптәше Фәйзрахман абый кинәт вафат була. Шулай итеп Нурзия апа ялгызы калып төп йортта гомер кичерә. “Аллага шөкер, балаларым барысы да сау-сәламәтләр, тырыш, эш сөючән, тәүфыйклы булдылар. Дүртесе гаиләләре белән авылда гомер кичерәләр, килеп хәлемне беләләр, булышалар”, - дип үз куанычлары белән уртаклашты  тугрылыклы укучыбыз. Үз чиратыбызда без аңа яңа елда да безнең белән бергә булганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса