Нурулла һәм Зөлхиҗә Хафизовлар: «Пар канатлы булу бәхет ул»
Өлкән буын вәкилләре белән аралашканда, сабырлыкларына, көчле рухлы булуларына хәйран каласың. Аларга тормышта күп михнәтләр күрергә язган.
Менә Түбән Тегермәнлектә яшәүче Нурулла абый Хафизов та сугыш һәм колхозлашу елларында гаиләләренә бик авыр булуы турында сөйләде. Әтиләре бондарь булган, тормышын яхшыртыр өчен күп хезмәт куйган һәм барысын да хәләл көче белән тапкан. Ике аты, тегермәне, аз гына җире булган. Башта лабазны сүтеп алып киткәннәр, аннары атларын. Авылдашларының маңгай тирен түгеп тапкан мал-мөлкәтен шулай тар-мар итүләренә ул бик рәнҗегән.
- Миңа алты ай булганда, әти-әнием Финляндиягә юл тоталар. Алар авылдан яхшы тормыштан чыгып китмәгәннәр, әлбәттә. Ул вакытта авылдан 18 гаилә яшәү урынын ташлап китәргә мәҗбүр була. Әтине фин сугышына алалар, аннары Бөек Ватан сугышы башлана. Әни алты бала белән ялгыз кала, ул безне кире авылга алып кайта. Миңа ул вакытта өч яшь кенә була, - дип сөйли Нурулла абый.
Таңсылу Минһаҗева
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа