Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә “Нур тулсын күңелләргә” дигән җыен оештырылды

Табигатьтә яз патшалык итә. Тиздән агачлар яшеллеккә күмелер, гөлләр чәчәккә төренер - болар барысы да Аллаһ рәхмәте, Аллаһ бүләге. Март ае матур бәйрәмнәргә бай. 8 март – хатын-кызлар бәйрәме һәм олуг бәйрәмебез Рамазан ае. Шул уңайдан Балык Бистәсенең Үзәк мәчетендә “Нур тулсын күңелләргә” дигән җыен оештырылды.

 “Биек тауга менсәң – күзең ачылыр, яхшы кеше белән сөйләшсәң – күңелең ачылыр, Аллаһны искә алсаң – җан яраларың басылыр”, - дип башланып китте ул.
Жыенга чакырылган хатын-кыз җитәкчеләр, мөгаллимәләр, шәкертләр өчен вәгазьләр укылды, Коръән тәфсире тәкъдим ителде.  Ислам диненә кагылышлы әңгәмә вакытында туган сорауларга остабикә Асия Гайнетдинова һәм Рауза Бәдретдинова,   үз тәҗрибәләреннән чыгып җавап бирделәр. Тормышта нинди хәлләр генә булмасын, күңел йомшаклылыгы, саваплы эшләр турында онытмаска өндәделәр.
Һәркем талантлы укытучы Фәния Якупованың милли бизәкләр белән эшләнгән бизәнү әйберләренә – калфак, алкаларга  соклану хисе белән карады һәм мастер-класс үткәрергә тәкъдим иттеләр.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина катнашты.

Иделия Мәхмүтова,
район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев