Нәгыйм Бариев: «Хезмәтебез авыр, техника җитешми дип зарланып утырмадык»
***
Хезмәт юлымның беренче көннәрендә элеккеге каләмдәшем, танылган шагыйрь Кадыйр абый Сибгатуллин үзе белән мине дә Котлы Бөкәш авылына алып баргач, биредә сельпоның ике дистәдән артык авылга сәүдә хезмәте күрсәтүләре һәм әлеге коллективта хезмәт куючы хезмәткәрләр турында берничә язма әзерләгән идек.
Ул елларда әлеге сәүдә үзәген җитәкләгән Халик абый белән (кызганыч, ул мәрхүм инде) аның энесе Нәгыйм абый Бариев безне шактый бай һәм кызыклы мәгълүматлар белән тәэмин иттеләр. Аннан соң да элемтәбез өзелмәде, алар даими рәвештә безгә телефоннан производство яңалыклары, булган сөенечләре хакында хәбәр итеп тордылар. Хезмәтебез авыр, техника җитешми дип зарлануларын хәтерләмим, бу сәүдә оешмасы кибетләрен өзлексез рәвештә азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итүдә сәүдә оешмасының 6 аты ярдәмендә күбрәк Чистай шәһәреннән товар ташулары хакында сөйләүләре бүгенгедәй хәтеремдә.
Нәгыйм абый Бариевның тормыш юлы, чыннан да, бүгенге буын вәкилләре өчен өлге итеп кулланырлык. Барысына да ул үз көче, тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсендә ирешкән. Дәһшәтле сугыш елларында дөньяга килгән әлеге буын кешеләренә күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Әтиләре Нәҗип абый сугышның беренче көннәреннән алты баласын хатыны Фагыйлә апа кочагында калдырып сугышка китә. Тиңдәшсез көрәштә 1942 нче ел уртасында ул каты яраланып госпитальдә дәвалана. Уң кулы нык җәрәхәтләнгәч сугышка яраксыз булып аны гаиләсе янына кайтаралар. Күкрәге тулы орден-медальләрен тагып ул бер вакытта да үзе өчен нидер соранып йөрми. Барысына да үз көче белән ирешә. Тик туган ягында сөенечле очрашу озакка бармый шул, улы Мөҗипне фронтка озаталар, аңа инде кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый, яу кырында батырларча һәлак булуы хакында кайгылы хәбәр килә. Әтиләре мин инвалид дип тормый, җиң сызганып балаларын аякка бастыру өчен тырыша. Иң куанычлысы, барлык балаларын ул тәртипкә өйрәтә, һәркайсын яңа һөнәр серләренә төшендерә. Авыл кешеләренә киез итекләр басып биреп гаиләләрен саклап калалар. Итекләре шул кадәр сыйфатлы була ки, хәтта күрше районнардан олы җитәкчеләргә кадәр еш киләләр аларга. Әле берүк вакытта ул хәзерләүләр конторасында җаваплы вазыйфа башкара. Абыйсы белән Нәгыйм дә итек басу хезмәте нечкәлекләрен үзләштерә. Бәлки, кечкенәдән гаиләдә абый-апалары янәшәсендә тырыш хезмәт куеп үскәнгәдер, Нәгыймгә бервакытта да төпчек бала буларак ташлама ясамыйлар. Ул мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Боларның барысын да күреп торгангадыр инде даруханә мөдире мәктәпне тәмамлаган үсмерне үзләренә бухгалтер итеп эшкә чакыра. Биредә ул төп вазыйфасыннан тыш товар ташый, аны урнаштыру кебек эшләрне дә күңелен биреп башкара. Шулай итеп дүрт ел эшләп, беркадәр тәҗрибә туплаганнан соң район җитәкчелеге егетне Бөгелмәгә кооператив техникумга укырга җибәрә. Укуын тәмамлап кайткач яшь белгечне кибет мөдире итеп билгелиләр. Эштә дә, тормышта да актив, өлгер һәм җитез була ул. Ә бу вакытларда мәдәният йортында эшләгән үзешчән композитор Фәтхрахман Әхмәдиев сәләтле авыл яшьләрен туплап ансамбль оештыра, аны да үзе янына чакыра. Шулай итеп алар күрше авылларга һәм Мамадыш, Саба якларына концерт куярга йөри башлыйлар.
Дәвамын газета битләреннән укый аласыз.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа