Набиуллинарның нәселе мәгърифәткә мең ел хезмәт
Россия Президенты В. В. Путин Указы нигезендә 2023 ел Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына ел башындагы эшлекле сәфәре вакытында безнең укытучылар династиясе белән очрашкан иде. Бу вакытта әле, минем үзебезнең династия вәкилләре турында мәгълүматларны җыя гына башлаган вакытым булу сәбәпле, педагогик эш стажыбыз 503 ел дигән идек. Династиябезнең мәгърифәт эшенә куйган хезмәте турында кыскача гына Республикабыз Рәисен таныштырдым.
Аның мине бик игътибар белән тыңлавы, хезмәтебез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтүе алга таба да бу эшне дәвам итәргә этәргеч ясады. Соңыннан Рәисебез зур кәнәгатьләнү белән истәлек фотосына төшәргә дә ризалык бирде.
Үзебезнең өйдә генә дә хәзерге вакытта 100 елга якын педагогик эшчәнлек стажы җыелуы бу өлкәдә хезмәт куйган башка туганнарыбызны да җентекләбрәк барларга, бер калыпка салырга һәм мөмкинлек булса авыл тарихына багышлап әзерләнә торган китабыма бер бүлек итеп кертергә дигән уйга китерде. Династиягә әти-әниемнең бертуган һәм икенче буын туганнары да, үземнең өченче буын туганнарым да кертелде. Гадәттә, ниндидер өлкәдә эшләүче кеше үзенә хәләл җефетне дә шушы өлкәдән сайлап, бергәләп шунда хезмәт куйганга күрә, аларны да бирегә кертү хаклыкка артык хилафлык китермәс дип уйлыйм.
Бу эзләнү эшләрем барышында үзем өчен дә бик күп яңалыклар ачтым, озак еллар эшләп лаеклы ялда булган, хәзерге вакытта бакыйлыкка күчкән туганнарымны барладым, аларның язмышы белән яшәдем дисәм дә, арттыру булмас.
Безнең мәгариф һәм мәгърифәт өлкәсендә хезмәт куйган туганнарыбызның саны да 44 кә җитте, аларның педагогик стажлары да мең елдан артык булып чыкты. Стажларны дөрес итеп, дәлилләп исәпләр өчен һәрберсенең дә хезмәт кенәгәсенең скан вариантларын да җыям, бүгенге көндә исән булмаганнарының балаларына, оныкларына мөрәҗәгать итәм.
Белем бирүнең мәктәпкәчә буыныннан башлап, урта гомуми белем бирү, махсус урта белем бирү, югары белем бирү – һәрбер баскычта безнең нәселнең хезмәте кергән. Хәтта, әниемнең икенче буын туганы Фәесхан Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә совет чорында эшләсә, бүгенге көндә өченче буын туганым Ринат Мамин Россия Фәннәр Академиясенең Казан Фәнни Үзәгендә фән белән шөгыльләнә.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Дамир Нәбиуллин,
Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа