Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мөхәммәтхарис Гарипов : "Сугыш чорында  ачлы-туклы яшәдек, ат кузгалагы орлыгы белән тамак туйдырган көннәребез күп булды."

Авылыбызда пар канатлы гомер итүче гаиләләрнең булуы күпләребезгә үрнәк.

Шуларның берсе Мөхәммәтхарис Минкадыйр улы белән аның тормыш иптәше Мәгъшия Фатыйх кызы Гариповлар.

Алар икесе дә Олы Солтан авылында туып үсәләр. Язмышлары михнәтле авыр сугыш чорына туры килә. Әтиләре сугышка киткәндә өч яшьлек була Мөхәммәтхарис бабай.

-Мин хәтерләмим, тик сугышка  киткәндә әни әтигә түгәрәк ипинең кибән башын кабып калдырган. Әни шуны алып җыеп куйган. Бу әти сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын дигән теләктән чыгып эшләнгән ырым булган, - дип искә ала Мөхәммәтхарис бабай ул елларны.  - Сугыш чорында  ачлы-туклы яшәдек, ямаулы күлмәк, чабата киеп, черек бәрәңге, алабута, ат кузгалагы орлыгы белән тамак туйдырган көннәребез күп булды, - ди ветераннарыбыз.

Укуны бетергәч тә бер ел колхозда эшли Мөхәммәтхарис бабай. 1957 елда хәрби хезмәткә алына һәм шунда өч елдан артык хезмәт итә ул.  Аннан кайткач район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар. Анда участок вәкиле булып эшли. 1962 елда Мәгъшия апа белән гаилә корып Олы Солтан  авылында төпләнеп калалар. Мөхәммәтхарис бабай умартачылыкка эшкә керә.

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бу әйтем безнең ветераныбызга бик туры килә. Ул ясаган көянтәләр белән яшь киленнәр су ташыган, эш кораллары белән балта осталары өйләр салган, үрелгән кәрзиннәр белән гөмбәләр җыелган. Моннан тыш тимерчелек эше белән дә шөгыльләнгән ул.

Мөхәммәтхарис бабай белән Мәгъшия апа Гариповлар  өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә әтиләренең юлларын сайлап хәрби булып хезмәт итәләр, бүгенге көндә алар да лаеклы ялда.

     

 Рамилә Сөнгатуллина,

Олы Солтан авылы китапханә мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса