Мәҗит Мөхәммәтшин эшнең җаваплылыгын яхшы аңлый
Шуңа күрә үз хезмәтен чиксез яраткан кеше генә һөнәренең чын остасы булып таныла.
Түбән Тегермәнлек авылында ишле гаиләдә иң олы бала булып үскән Мәҗит Мөхәммәтшинга ул чорларда күп кенә яшьтәшләре кебек шактый гына көндәлек кыенлыклар, авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әти-әнисенең: “Эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен зур байлык,”-дигән сүзләрнең чын асылына үсеп җиткәч кенә төшенә ул. Аннары бала чакларыннан ук ул, башлаганны һәрвакыт ахырынача җиткерергә гадәтләнеп китә. Моның өчен әтисе Хәмит абзый да аны һәрвакыт үсендереп тора. Гаиләдә башкарган эшләре күзгә күренеп балкып торганга аны тиз генә үз яннарыннан җибәрәселәре дә килми әти-әнисенең. Тик нихәл итәсең, хәрби комиссариат теләгенә каршы килеп булмый шул. Авылдан берничә яшьтәш егетләр белән аны да күрше Мамадыш шәһәренә автомобильчеләр курсына укырга җибәрәләр. Укуын уңышлы төстә тәмамлап, кулына таныклык алып кайткан егетне бик сөенеп район кулланучылар җәмгыяте автобазасында эшкә кабул итәләр. Егет иң элек ГАЗ-52 автомашинасы белән район үзәгендәге сәүдә нокталарына товарлар ташый. Аннары аңа ипи ташучы ГАЗ-53 автомашинасын ышанып тапшыралар. Бу чыннан да бик җаваплы эшләрнең берсе була ул вакытларда. Чөнки аңа һәркөнне иртүк район үзәгендәге кибетләрне, аннары күрше авылларда яшәүчеләрне яңа пешкән хуш исле ипи белән тәэмин итәргә туры килә.
Белгәнебезчә, ул елларда Анатыш, Рус Әшнәге, Олы Елгадан тыш, күп авылларга кереп йөрерлек яхшы юллары да юк иде. Бигрәк тә яз-көз айларында һәм яңгырлардан соң хәлләр аяныч була. Әмма юллар ничек кенә начар булмасын, ул бервакытта да ватылып кырда кунмый, яисә ипиләрен үз вакытында илтеп җиткерә алмаган вакытлары бик сирәк була аның. 20 елдан артык эшли ул биредә. Тормыш юллары эзсез үтмәде дип әйтергә тулы нигез бар. Коллективта бердәм булып бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүләрен искә алып аңа иң авыр, җаваплы рейсларны ышанып тапшырганнардыр да. Чөнки аңа соңгы елларда күрше-тирә өлкәләрне, илебезнең эре шәһәрләрен күп мәртәбәләр аркылыга-буйга гизәргә туры килә.
Мәҗит бүгенгесе көнне лаеклы ялда булса да, өендә тик ятуны белми. Җәй айларында ул шәхси эшмәкәр Рамил Гарипов янәшәсендә район үзәген төзекләндерү эшләрендә зур ярдәм күрсәтә. Кыш айларында да кул кушырып өйдә утырырга гадәтләнмәгән егет. Куәтле КамАЗына утырып район үзәге урамнарын кардан чистартуда актив катнаша. Нәкъ менә аның кебекләргә карата үз эшеннән тәм табып эшли, дип әйтәләр дә инде.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа