Минзөфәр Ибраһимов җитмеш төрле һөнәр иясе
Бу көннәрдә “Абдуллин Г.С.” крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы Минзөфәр Рәшит улы Ибраһимов үзенең 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Быел аның әлеге хуҗалыкта эшли башлаганына да 25 ел булган икән инде.
“Җитмеш төрле хезмәт иясе” дип нәкъ менә Минзөфәр Ибраһимов кебек ир-егетләр турында әйтәләр. Кулыннан килмәгән эш юк аның. Трактор-комбайнга утырса да җир җимертеп эшли, эретеп ябыштыру аппараты алса да кулларында ут уйната. Токарь- фрезеровщик, тимерче дә икән әле. Кыскасы, һөнәрләрен санап бетерермен димә... Авыл хуҗалыгы техникасын трактор-комбайннан алып тагылма машиналарга кадәр биш бармагы кебек белә инде. Теләсә нинди механизмны сүтеп җыя, тәмам эштән чыкканнарына да “җан өрә”. Хезмәттәшләре аны якын итеп “безнең механик” дип йөртәләр.Төзелешкә дә куллары ятып тора. Иң мөһиме, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара.
Бу күркәм сыйфатларның оеткысы гаиләдә салынган инде. Алма, билгеле булганча, агачыннан ерак тәгәрәми бит. Әтисе Рәшит ага Шумково подстанциясендә электрчы булып эшләгән. Районның бик күп авылларына электр линияләре сузган,шуннан соң озак еллар күмәк хуҗалык фермасында электрчы вазыйфаларын башкарган. Оста куллы, тырыш булуы белән абруй казанган кеше.Әнисе Минҗамал апа гомере буе фермада эшләгән. Сыерын да сауган, бозаулар да караган. Район капкасы “Кама”ны данга күмгән буын фидакарьләре.Улларын да җитеш, бәхетле тормышның нигезендә тырыш, намуслы хезмәт ятуын төшендереп үстергәннәр, игелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләгәннәр.
Техникага мәхәббәтне исә әнисенең абыйсы Салих уяткан. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң һәр җәй саен аның янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли Минзөфәр.
-Штурвалы артына утыртканчы, “кыр корабы”ның төзелешен, кайсы механизмын ничек эшләгәнен өйрәтте ул миңа. Салих абый килгәнче комбайнның бар җирен майлап куя идем инде. Басу кырыенда ургыч ка чүкеп пычак беркетү дә минем вазыйфага керә иде,- дип искә ала Минзөфәр. Менә шулай 10 сыйныфка кадәр абыйсы янәшәсендә техника, иген игү серләренә өйрәнә ул. Яше җиткәч Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган авылын, иген кырларын сагынып кайта егет. Аның алдында кая барырга, кем булырга, дигән сораулар тормый инде. Ул фәкать игенче- механизатор булачак. Бу хыялын тормышка ашыру өчен Минзөфәр әтисенең туган ягы Арчада кыска вакытлы механизаторлар әзерләү курсларында укып тракторчы-машинист таныклыгы ала. Малай чагыннан ук техниканы яхшы белгән, тырыш егетне хуҗалыкта көтеп алалар инде. “ДТ” га утырып язгы чәчүдә эшли Минзөфәр. Ә урып–җыю алдыннан колхоз рәисе Хәким Кәримуллин иске генә “СК-4” комбайны тапшыра үзенә. Яшьләрне хуҗалыкта шулай сыныйлар инде ул елларда. “Искене сипләп” эшләп күрсәтсен янәсе. Ә Минзөфәр сынатмый. Өч ел дәвамында язын сукада, чәчүдә, көзен урып-җыюда эшләп хуҗалык җитәкчелеге, авылдашлары арасында абруй казана.
Ә 1998 елда районда беренчеләрдән булып Саескан Тавы авылында җирләр арендалап, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган авылдашы Габдрафыйк Абдуллин үзе янына эшкә чакыра. Бер көн эшләп ике көн ремонтта ята торган иске трактордан, 120 гектар җирдән башланган хуҗалык хәзер, кем әйтмешли, аягында нык басып тора.1000 гектардан артык мәйданда иген игәләр, күпъеллык печән үстерәләр, терлек симертәләр. Хуҗалыкның материаль-техник базасы да елдан-ел ныгый. Хәзер хуҗалыкта дистәләгән трактор, комбайн, йөк машинасы исәпләнә. Менә дигән гаражлары, ашлык складлары да бар. Соңгы елларда гына терлек тораклары, автоүлчәгеч, ашлык киптерү комплексы төзеп куйганнар. Ирешелгәннәрдә Минзөфәр Ибраһимовның да зур хезмәт өлеше бар.
-Бераз тернәкләнгәч кенә яңа комбайннар, автомашиналар алуга ирештек. Ә эшли башлаганда гел иске техника белән азапланырга туры килде. Минзөфәрнең “алтын куллары” булмаса, бик авырга туры килер иде,- ди Габдрафыйк.
Алданрак чыккан “Т-150” тракторларының двигательләре еш кына “чыгымчылый”, куәте дә җитеп бетми. Ә Минзөфәр аптырап тормаган, хуҗалыктагы барлык “Т-150” тракторларына “ЯМЗ” двигательләре куеп чыккан. Бу тракторларның тапшыргыч тартмаларын да тиз сафтан чыга. Аларны махсус мастерскойларга бирсәң 60-70 меңеңне чыгарып салырга кирәк. Минзөфәр аларны сүтеп-җыю серләренә дә төшенә. Тапшыргыч тартмаларны сынау өчен стендны да үзе ясаган ул. Олы Елга “Кулибины”ның осталыгын күрше –тирә хуҗалыкларда да яхшы беләләр инде хәзер. Ремонтлап бирүен сорап та, киңәш–табышка да еш киләләр. Бер юлы металлоломга кисәргә җыенган печән чапкычны саклап кала ул. “Кисәргә ашыкмагыз әле егетләр, җыеп карыйм әле мин аны”,-ди. Һәм күпләрне таң калдырып сафка да бастыра чапкычны. Әле дә булса, хуҗалыкка хезмәт итә әлеге агрегат.Алдарак телгә алынганча, соңгы елларда техника паркын шактый яңартуга ирешкәннәр. Заманча “Акрос-585” комбайннары, чәчкечләр, “Туман-3” үзйөрешле агу сиптергеч алганнар.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа