Миңсылу апа Әхмәтова: «Үткәннәрем хәтерем түрендә»
Бу тормышта һәркемнең дә төрле сәбәпләр белән чынга ашмаган уй-планнары буладыр, мөгаен.
Үземә дә узган гасырның 80 нче елларында элеккеге Калинин исемендәге колхозның Тәб. Чаллы авылы терлекчелек фермасында кичке савым вакытында хезмәт сөючән терлекчеләр белән аралашырга туры килгән иде. Дөресрәге, мине ул вакытта савымчылар белән хуҗалыкның легендар баш белгече Зиннур абый Әхмәтов таныштырып йөрде. Аның ачык йөзле, тәмле телле булуы һәм һәр хезмәткәр белән туганнарча дустанә җылы аралашуы бүгенгедәй хәтеремдә уелып калган. Кышкы салкын кичтә, фермада эшләр тәмамлангач, без аның җигүле ат чанасына җәелгән хуш исле печән өстенә утырып авыл башына олы юлга чыктык. Ул үзе дә янәшәдә генә яшәгәнлектән мине үзләренә кунарга алып кайтырга уйлаган икән. “Энем, көне буе фермада йөреп арыгансың, Миңсылу апаңның тәмле сыйлары өстәлдә инде күптәннән әзер, әйдә, төнгә каршы юлга чыгып йөрмә, бездә генә кунып китәрсең” –дип күпме генә кыстаса да, яшьлегем үҗәтлеге белән аны тыңламыйча, юл буенда туңып торганчы атлый торыйм әле, дип кайтырга чыктым. Ул көнне Котлы Бөкәштән Балык Бистәсенә маршрут автобусы да китмәгәнлектән, чын дөресе, күбрәк аңа өметләнеп Зиннур абыйның тәкъдименнән баш тарткан идем. Аңа карап автобус та туктамыйча янымнан кар бураннары туздырып узып китте, үземә дә шактый озын юл үтеп, урманны җәяүләп чыгып җиткәндә генә агач чана таккан тракторга утырып зәңгәр Күл авылына төшеп, аннан җәяүләп төн уртасы якынлашканда гына Күгәрчен авылындагы бер танышларымда кунып чыгарга туры килгән иде. Әнә шул вакыйгадан бирле әлеге хуҗалыкның баш ветеринария табибы Зиннур абый һәм аның карчыгы Миңсылу апа белән якыннанрак аралаша алмавым озак еллар күңелемә тынгылык бирмәде.
Әнә шушы йөрәк түрендә якты хатирәләре белән уелып калган искиткеч кешелекле, әдәпле, үз хезмәтенең чын остасы булган баш белгечне кабат очрату уе белән аның турында җентекләбрәк кызыксынып карарга булдым. Нәтиҗәдә, Зиннур абыйның дистә еллар элек кенә вафат булуы мәгълүм булды. Ә аның тормыш юлдашының миңа бүгенгесе көнне Олы Укмас авылында кызы гаиләсендә яшәвен әйттеләр. Әле күптән түгел генә үзенең 94 яшен билгеләп үткән Миңсылу апа белән без күптәнге якын кешеләр төсле тиз аралашып киттек. Ул үзе Яңа Сала авылында районыбыз тарихында тирән эзен калдырган Закир абыйның ишле гаиләсендә тәрбияләнеп үскән икән. Бөек Ватан сугышыннан сул кулы яраланып кайткан әтисе, үз вакытында районыбызны аякка бастыруда күп көч, тырышлыклар куеп җаваплы урыннарда хезмәт куйган. Ул озак еллар дәвамында җаваплы вазыйфалар башкарса да, җиде баласының һәркайсын хезмәт сөючән, тырыш, үз эшләренең чын осталары итеп тәрбияли, һәрберсенә диярлек төпле белем алырга булышкан. Миңсылу да кечкенәдән чигү-тегү, шәл бәйләүгә хәвәс булып үсә. Котлы Бөкәш авылында яшәүче, яңа гына Буа ветеринария техникумын тәмамлап кайткан Зиннур исемле егет күреп алып үзенә карата, алар шулай итеп үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Яшьләр беренче көннән үк матур, тату яшиләр. Зиннур 40 елдан артык ветеринария табибы, Миңсылу тегүче, пешекче хезмәтләрен күңелен биреп, яратып һәм иң әһәмиятлесе, җиренә җиткереп башкара. Нәкъ менә шул елларда инде Котлы Бөкәш авылы, үзенең кабарып пешкән хуш исле, тәмле ак ипие белән районыбыз халкы арасында гына түгел, тирә-юньдә дә танылып өлгерә. Әлеге хуш исле ипигә күрше авыл кешеләре генә түгел, район үзәгеннән махсус рәвештә бирегә килеп, күпләп аны чират торып ала иделәр.
Автор Идрис Аметов .
ДӘвамын " Авыл офыклары" гвзетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа