Мингалиевләрне республика күләмендә дә күпләр белә.
Олы Елга авылында гына түгел, Мингалиевләрне республика күләмендә дә күпләр белә.
Вакыйф Мингалиев белән беренче мәртәбә без Олы Елга авылының бүгенге ике катлы балалар бакчасы нигезендә урнашып, ул елларда район күләмендә гөрләтеп эшләгән сәнгать мәктәбендә очрашкан идек. 1975 нче елда Казан консерваториясен тәмамлаган егетне Татарстан мәдәният министрлыгы юлламасы белән үз авылындагы музыка мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Гади генә бу татар авылында ул елларда эшләгән музыка мәктәбендә укучылар хор, фортепиано, тынлы оркестр бүлекләрендә һәм баян класларында укып белем алалар. Яшь белгеч ул чорларда авылларында бик күп укучы балаларга тормышта үз юлларын табарга булыша, бераз гына алга китеп республикабызга кырыктан артык күренекле сәнгать кешеләрен тәрбияләве генә дә аның чын мәгьнәсендә мактауга лаеклы гамәл. Сүземне раслап тагын бер үткән хатирәне яңарту урынлы булыр. Ул вакытта Вакыйфның элеккеге район мәдәният йортына бәләкәй генә буйлы малайны җитәкләп алып килүен күреп бу хәлгә бер кадәр гаҗәпләнеп тә куйган идем. Шактый сәләтле малай булып чыкты ул, район конкурсында җиңү яулавы да бүгенгедәй хәтеремдә. Әлеге конкурс җиңүчесе, бүген Татарстан Республикасының халык артисты исемен йөртүче Зөфәр Билалов иде.
Дөресен әйтергә кирәк, язма героем тыйнак хезмәте һәм үз максатына ирешәчәгенә ышанып эшләве белән мине һәрвакыт сокландырды. 1985 нче елда Олы Елга авылында район мәдәният йортыннан азга гына калышкан олы мәдәни спорт комплексы төзелеп файдалануга бирелгәч аның директоры итеп 30 яшьлек Вакыйф Мингалиевне билгеләделәр. Әлбәттә, биредә дә ул беренче көннән үк җиң сызганып, күңелен биреп эшләде. Бер-бер артлы уңышлары да күзгә күренеп ишәеп торды. Мисал өчен, авылда яшәгән төрле буын вәкилләреннән оештырылган гармунчылар ансамбле үзе генә ни тора. Районыбыз һәм авыл халкына мәдәни хезмәтен күңел биреп, җиренә җиткереп башкарганы өчен республикабыз хөкүмәте дә югары бәяләде - “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, дигән мактаулы исем бирелде.
Дөресен генә әйткәндә, гади кохозчылар гаиләсендә 10 бала арасыннан чыккан егетнең музыка өлкәсендәге оештыру осталыгы күпләрне таң калдырырлык. Чөнки, ул оештырган авыл гармунчылары чыгышы барлык тамашачыларны шаккатыра. Аларны Мәскәү халкы да бик җылы каршы ала. Башкала халкына алар үз осталыкларын күрсәтеп, югары бәя алып кайталар. Нәрсә ул чит җирләр, иң әһәмиятлесе Мингалиевләрне районда да күпләр үз итә, яраталар. Вакыйфның энесе һәм шәкерте Габдразак Мингалиев күпләрнең яраткан җырларының авторы, танылган композитор буларак бик тиз танылган иде, кызганыч, гомере кыска булды.
Олы юбилеен каршыларга йөргәндә дә аның күңеле көр, кәефләре күтәренке, гаиләсенең тигез булуы, тормыш юлдашы Фәниясе белән икесе дә бар көчләрен һәм тырышлыкларын куеп балаларга гамәли һәм дини белем бирүләре аңа яшәү көче, куаныч өсти. Сөенерлек тә бит, икесе дә яшьлек елларында сайлаган тормыш сукмагыннан читкә тайпылмыйча атлап, үз халкы арасында макталу һәм танылу алулары горурлык түгелмени. Аннары, куйган тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе буларак икесе дә атказанган хезмәткәрләр. Фәниясе РСФСР күләмендә танылуга ия булган мөгаллимә. Әле шуның белән бергә улларының да әтиләре хезмәтен үз итеп, катлаулы тормыш юлында адашып, югалып калмаулары өлкәннәр өчен икеләтә куаныч. Чөнки ул аларның гомерлек хезмәтләренең ачык көзгесе.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia