Минехан Гаянов: «Эш безгә тәрбия белән бирелде»
60 ел бергә яшәп бриллиант туйга җиткән матур парларның берсе алар
Үткәннәрдән бер мизгел...
1939 елның авыр, михнәтле еллары... Авылдашларыннан ара-тирә хәбәрләр ишеткәләгән Гаян ага беркөн тәвәкәлләп җәмәгатенә сүз ката.
–Күрше авыллардан Әстерхан якларына китүчеләр бар икән. Анда тормыш итү җиңелрәк, диләр. Әллә без дә тәвәккәләп шунда юл тотыйкмы?
Бер кулы белән алъяпкыч читен бөтәрләп, икенче кулын яулык почмагыннан алмый гына ирен читләрен каплаган Бибихәлимә апа бермәл сүзсез кала. Сәкедә утырган берсеннән-берсе кечкенә балаларына күз йөгертә, күңелендәге шик-шөбһә, курку карашында ук чагыла. Аннан әкрен генә әйтеп куя: “Ярар, атасы, Аллага тапшырып җыенырбыз”.
Шул сөйләшүдән Мәмле Казаклар Чаллысыннан Гаяновлар гаиләсе 4 бала белән Әстерхан якларына кузгала.
...Һич читенсенми күз яшьләренә ирек биргән Минехан абый белән шул елларның йомгагын сүтәбез. Узган гомер барысын да үзгәрткән. Бәс сарган чәчләр, буразналар сызылган маңгай-йөзләр арасыннан моңсулык белән караган зәңгәр күзләр генә балачак яктылыгын саклап калган.
–Безгә анда яшәве чыннан да рәхәт булды. Бәлкем без – балаларга гына шулай тоелгандыр. Әмма әти белән әнинең дә зарланганын, сукранганын хәтерләмим, – ди ул.
Көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясының тынычлыгын ала. Минехан абыйның әтисе Гаян ага да 1941 нче елны фронтка чакырыла. Китәр алдыннан ул гаиләсенә ничек булса да туган якка кайтырга куша. “Сугышка кергәч әтидән бер генә хат килә. Анда: “Бибихәлимә, без Сталинградка сугышка керәбез, бәхил бул!”, дип язылган була. Бу әтинең бердәнбер һәм соңгы хаты иде”, – ди Минехан абый истәлекләрен яңартып.
Ачлы-туклы балачак, чабаталы яшьлек елларының сагынып сөйләрлеге булмаса да күңелдә ул барыбер кала. “Кияребезгә юньле кием булмады. Бала вакытта көзге, хәтта беренче кар төшкәндә дә урамда яланаяк уйный идек. Беренче класска да 10 яшемдә генә кердем, Тәб. Чаллы мәктәбендә 7 классны тәмамладым. Анда инде олылар белән бергә ныгытып эшли торган яшүсмер булып җитлектем, печән чабу, утын әзерләүләр минем өстә иде”, - ди Минехан абый. 1956 елны армия сафларына китә ул. Шунда 6 ай шоферлыкка укый. Тырышлыгы, күндәм булганы өчен командирлары тарафыннан бик күп мактау, рәхмәт хатларына ия була. Армиядән туры авылга кайткан егет башта янгын сүндерү бүлегендә эшләсә, соңрак өр-яңа “ГАЗ-51” машинасы белән республиканы гына түгел, илне аркылыга-буйга иңли. Уңганлыгы, ярдәмчеллеге өчен авылдашлары да хөрмәт итә үзен. Булачак тормыш иптәше Фирдания апаның күңелен дә әнә шул “уңган-булган” дигән мактаулы сүзе белән яулый егет.
Тулырак безнең газета битләреннән укый алырсыз.
Фәрваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа