Миләүшә Вахитова алдынгылыкны бирми
«Кама-Агро» хуҗалыгының Казаклар авылы товарлыклы- сөтчелек фермасы коллективы гомер-гомергә районыбызда макталып яшәде.
Алар әле бүген дә районыбыз ферма эшчәннәре арасында иң алгы сафларда атлыйлар. Ә менә савымчылар коллективына килгәндә, елның-елында диярлек биредә Миләүшә Вахитова алдынгылыкны бирми. Үз хезмәтен тырышып, җиренә җиткереп башкаруы белән бергә әле ул яз айларында республика күләмендә оештырылган савымчылар конкурсында да җиңү яулап кайткан иде. Бер булганнан бар да була, дип нәкъ менә шундыйлар хакында сокланып сөйлиләр инде. Әле күптән түгел генә аны эш урынында, иртәнге савым тәмамланып килгәндә очраткач хәйран калып күзәткән идем үзен. Әллә сыерлары шундый тәрипле инде, барысы да тын да алмыйча тыныч кына күшәп басып торалар. Мондый шартларда эшләве дә күпкә күңеллерәк шул. Аның үз хезмәтен һәм малларны яратуы әллә кайдан күренеп тора. Әңгәмә вакытында үзе дә, күңелем эш урынына тартылып тора, дигәч ышанмыйчарак карап торган идем. Юк, боларның берсе дә җөмлә матурайту өчен әйтелә торган гадәти сүзләр түгел икән шул. Чөнки, эш барышында ул үзенең сөтбикәләренә ник бер начар сүз әйтеп кычкырсын. Болай назлап, матурлап эндәшүгә каршы килә алмыйча, мөгаен, аю да карышмыйча биеп җибәрер. Менә шундый, чын мәгънәсендә тылсым иясе инде ул Миләүшә. Тикмәгә генә бер үзе бүгенгесе көнне 62 баш сыер савып елның-елында югары күрсәткечләргә ирешмәгәндер ул. Көненә аның кулы аша ике тоннага якын сөт үтә.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа